|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.01.2024 Фаҗига
Өч бала янгында һәлак булган: ата-аналары тәрәзә аша чыкканӨч бала Түбән Новгород өлкәсендә янгында һәлак булган, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында. Нечаево авылында, электр җиһазларының төзексезлеге аркасында, ике катлы йорт янган. Төнгә гаилә мичне ягып җибәргән һәм электр җылыткычын кабызган. Шулар аркасында янгын чыккан, дип фаразлана. Әти кеше уянып, хатынын уяткан һәм балалары артыннан беренче катка төшәргә теләгән, ләкин ут юлны өзгән. Әти-әниләр тәрәзәдән чыкканнар, балалар — юк. Җинаять эше кузгатылган. Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|