поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.01.2024 Хәвеф-хәтәр

"Карап торып яндырып булмый бит инде"

Бүгенге яшьләр турында ниләр генә сөйләсәләр дә, кирәк вакытта утка да керә алар. 23 гыйнвар кичендә Күлтәстә булган вакыйга пошалымнарның тырыш, эшчән булуларын гына түгел, кыю, батыр кешеләр икәнлеген дә күрсәтте.

Урта Пошалымнан Раил Ибниев, Түбән Пошалымнан Адель Бариев, Югары Пошалымнан Илнур Әһлиев Күлтәстәге хуҗалыкта тракторда эшлиләр. Ул көнне  гаражда тракторларын ремонтлыйлар. Эш вакыты тәмамлангач авылларына кайтырга җыеналар. Шунда җитәкчеләре янәшәдәге складка юл ачуда ярдәм итүләрен сорый, чөнки анда кукуруз  кайтарып бушатырга тиеш булалар. Карны бульдозер чистарта, кар күп, көрәк белән көрәргә дә җитә.
 
– Башта кайтып китәргә дә уйлаган идек, – диләр Раил белән Адель. – Булышмыйча да булмый. Шулай эшли генә башлаган идек, кинәт гараждан төтен чыга башлады, тиз генә шунда ташландык. Без ишекне ачканда гараж эче төтен белән тулган иде инде.
 
– Курыкмадыгызмы?
– Карап торып яндырып булмый бит инде. Үзебез эшли торган тракторлар бит анда. Аннан, хуҗалык җитәкчесе акчасын вакытында түли, бу тирәдә кешене эшле итә торган бердәнбер хуҗалык.
 
Шунда колхоз заманнары күз алдына килде. Колхоз байлыгы халык байлыгы дип исәпләнә иде бит, аны саклау өчен утка да, суга да керергә әзер булучылар бар иде. Шулай тәрбияләделәр. Колхоз байлыгын саклап калучыларга медаль бирү очраклары да булды.
 
Хәлиткеч минутларда бу егетләрнең башларына нинди уйлар килгәндер, ул арада әлләниләр уйларлык та булмагандыр. Алар карап та тормый, китеп тә бармый – төтенгә тончыга-тончыга өч тракторны алып чыгарга өлгерә. Трактор бәяләре хәзер миллионнар белән исәпләнә.
 
 
Раил һәм Адель белән очрашып  сөйләштем. Алар бу вакыйганы гадәти хәл кебек итеп сөйлиләр, без бүтәнчә булдыра алмый идек, диләр.
Пошалымнар турында сүз чыккач, андагы “инвестор“ны да искә алмый ярамас. Халыкны ярык тагарак янында калдыруы гына җитмәгән, инде пай җирләре өчен дә түләмәскә җыена икән. Без бу темага газетабызның киләсе санында  тулырак язачакбыз әле. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе пай җирләренә кемнең күпме түләве турында мәгълүматлар әзерли. Килешү була торып та тиешенчә түләмәүчеләргә нинди җаваплылык каралганлыгы турында юристлар аңлатмасын да әзерлибез.
 
Әлеге вакыйга Күлтәс авылында янгын чыга калганда су алу урыны булмавын да күрсәтте. Янгын гидранты булдыру 2024 елда да каралмаган, 2025 елның үзара салым акчасын тоту планына кертергә мөмкиннәр...
 
Чыганак: Арск Информ
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 27.01.2024
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»