поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.01.2024 Шоу-бизнес

Винера Ганиева: «Бу югалту күзләремнең нурын алды»

«Йолдыз чире»ннән иммунитет, вакыт сынавын узган җырлар, хәзерге эстрада уңышлары һәм кимчелекләре. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Тукай премиясе лауреаты, бик күп җырчыларның остазы Винера Ганиева белән әнә шулар хакында сөйләштек. Җырчы тормыш юанычы, югалту һәм табышлары хакында да ачылып сөйләде.

– Винера Ганиева дигәч, «Туй күлмәге», «Зәңгәр томан», «Зинһар өчен кермә төшләремә» дигән җырлар искә төшә. Хәзерге җырчыларда әнә шундый, җырчының визит карточкасы булырлык җырларга кытлык бугай. Моның сәбәбе нәрсәдә икән?

– Иҗатым бик нәтиҗәле булды дип әйтәсем килә. Бу җырларга «Бергә узыйк Казан урамын», «Сөембикә» дигән җырларны да өстәр идем әле. Шөкер, бүген дә иҗат белән яшим. Ә инде сәхнәгә аяк баскан мәлләрне искә алсак, беркайчан да «конъюнктурный» җырлар артыннан кумадым. Яраткан авторларым булды, гомер буе алар белән дус булдык, бергәләп иҗат иттек. Композитор Резедә Әхиярова, Рәшит Кәлимуллин, Луиза Батыр-Болгариның җырларын яратып башкардым. Сүз авторларына килсәк, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин белән матур җырлар иҗат иттек. Рухлары шат, урыннары оҗмахта булсын. Хәзер без Наил Касыймов, Зөлфәт Хәким белән иҗади дуслар. Элек композитор, шагыйрь иҗат иткән җырны җырчы җырлый һәм аны худсовет тикшерә иде. Аның нәтиҗәсен өчәүләп зарыгып көтәбез. Бу – җырчыга да, авторларга да бик зур имтихан. Худсовет вәкилләре сүзен дә, сүзнең көйгә тәңгәллеген дә җиде кат иләк аша үткәреп тикшерә һәм башкару сыйфатына игътибар бирә. Мөгаен, шуңа ул вакытта чын мәгънәсендә камил җырлар туа алгандыр. Сез телгә алган җырлар алар бит – вакыт сынавын узган шедеврлар. Аларны өч кеше иҗат иткән, кирәк чакта төзәткән, камилләштергән. Хәзер менә шушы эш юк. Минем тәнкыйтьлисем дә килми, ләкин җиңел юл сайлап, тамашачыны да җиңел көйгә, такмакка ияләштереп бетерделәр инде. Җитди җырларга кытлык торган саен үзен ныграк сиздерә. Җыр бит әле ул уйландырырга, моңландырырга, елатырга да тиеш. Җыр белән тәэсир итү турында да онытып барабыз кебек.

– Композитор Резедә Әхиярова белән иҗади дуслык ничек башланды? Ул вакытта җырчыга җырларны сатып алырга кирәк идеме?

– Минем җыр сатып алганым булмады. Җыр сәнгатенә тиз генә килмәдем. Эстрадага килгәндә, мин инде опера театры солисткасы буларак формалашкан һәм «Татарстанның, Россиянең халык артисты», «Тукай премиясе лауреаты» дигән дәрәҗәле исемнәр алган идем. Аңа башка зур бүләкләр дә кушылды. Авторлар исә үзләре мине сайлыйлар иде. Шуңа җырны сату турында сүз бармады. Хәзер исә яшьләр сүзен дә, көен дә сатып ала, аранжировка, ротация өчен дә түли. Бер яктан, бу дөрестер. Җыр авторлары хезмәте акча белән бәяләнергә тиештер. Җырчы да бит хәзер бушка җырламый, чыгышы өчен түләү ала. Шуңа күрә авторлардан иҗат җимешен сатып алу аклана. Ә авторлык хокукларын яклаучы оешмаларның җырны «ике тиен» белән бәяләве бик үк дөрес түгел. Резедә Әхиярова белән дуслыкка инде кырык елдан артык. Әле дә хәтердә: тәүге мәртәбә радиода очраштык. Ул чакта Камил радиода тавыш операторы булып эшли иде. Мөнирә Хәбибуллина белән классик әсәрләр яздырганда, Резедә минем тавышны ишеткән һәм җыр тәкъдим итеп карарга булган. Шулай бер-бер артлы бик матур җырлар туры. Менә шулай операда да, эстрадада да эшли башладым. Резедә Әхиярова «Шагыйрь мәхәббәте»  операсында (либретто авторы – Ренат Харис) Зәйтүнә партиясен минем тавышны күздә тотып иҗат итте. Бу спектакльне эшләү дәверендә без өчәү бик күп аралаштык, бергәләп эшләдек. Шуңа күрә татар операсын язуның никадәр четерекле һәм авыр булуын кулны йөрәгемә куеп әйтә алам. Резедәгә бу җәһәттән мин бик рәхмәтле. Бу операдан соң да без бик күп җырлар иҗат иттек. Ул минем рухи дөньямны баетты, иҗатташым һәм рухташым булды.

– Бердән, эстрада белән операны бердәй тигез алып бару җиңел булмагандыр. Икенчедән, Виолетта, Джильда, Микаэла, Сәрвәр, Зәйтүнә кебек саллы рольләрдән соң, ничек «йолдыз чире» белән чирләмәскә?

– Андый чир белән чирләмәдем. Беркайчан да бер кешедән дә көнләшмәдем. Бишенче курста укыганда ук, опера театрының стажерлар төркеменә кабул иттеләр. Әлбәттә, яшь артистка кырын күз ташлаучылар да булгалады. Аңа игътибар итмәдем, эшләдем дә эшләдем. Яңа образлар тудыру өчен эзләндем, өйрәндем, үз профессиямнең фанатына әйләндем. Бишенче курста профессияләр ярминкәсендә катнашу мөмкинлеге була. Безне Красноярск шәһәренә алып бардылар. Ул чакта Дмитрий Хворостовскийның да безнең белән ярминкәдә җырлаганы хәтердә. Мин анда Россининың Розина каватинасын башкардым. Шуннан соң берничә театр эшкә чакырды, Казан опера театры баш дирижеры исә: «Сине беркая да бирмибез», – диде. Шулай итеп катлаулы да, кызыклы да иҗат юлы башланды. «Риголетто» операсын карарга Камал театры режиссеры Марсель Сәлимҗанов килгән булган, ролемне бик яраткан, сәхнә артына кереп мактавы минем өчен зур дәрәҗә булды. Менә шунда ул мине Камал театрына «Зәңгәр шәл»дә уйнарга чакырды. Шулай итеп җиде сезон Мәйсәрә ролен башкардым. Шуларны искә төшерәм дә: «Могҗиза булган бит бу», – дип куям. Нинди юл үтелгән, нинди артистлар белән аралашканмын! Мин күзәтергә, нинди артист белән эшләсәм дә, аннан нәрсә дә булса өйрәнергә тырыша идем. Үземнең хезмәттәшләрем уйнаган премьераларны да карап бардым. Лариса Башкирова, Зилә Сөнгатуллина, Алла Фадеечева, Хәйдәр Бигичев, Руслан Дәминов – барысына да игътибар итәргә, актерлык алымнарын күзәтеп барырга тырыштым.

– Мәдәният институтында «урак өсте» – сессияләр вакыты. Институтта татар җырчыларын әзерләү ничек бара? Нинди җырчылар килә, татар телен беләләрме?

– Хәзерге вакытта институтта чын мәгънәсендә «урак өсте». Безнең кафедра укытуны берничә юнәлештә алып бара. Быел без беренче курска 40 студент кабул иттек. Әлбәттә алар төрле юнәлешләрне сайладылар. Безгә укырга бөтен Россиядән, чит илләрдән дә киләләр һәм бик зур кызыксыну белән укыйлар. Биредә татарлар гына түгел, төрле милләт вәкилләре бар. Кытай, Үзбәкстан, Казахстан, Таҗикстаннан һәм башка ил, республикалардан килеп укыйлар икән, бу – уку йортына кызыксыну зур дигән сүз. Чит ил кешеләре белән тәрҗемәче аша аралашырга туры килә. Хәер, эмпирик алымны да кулланабыз. Музыкада аңлашмыйча калу мөмкин түгел. Шул ук вакытта укытучыдан бик зур тоемлау да таләп ителә. Һәркайсының тавышы уникаль. Аны бозмаска, диапазонын үстерергә, тембрын матурларга ярдәм итәргә кирәк. Бу – бик зур җаваплылык. Аннан килеп, бездән җырчы дипломы гына алып чыкмыйлар. Алар – педагоглар да. Бу бик зур бурыч йөкли. Һәм мин, телевизорны ачып, һәр икенче җырчының безнең шәкерт икәнен күреп, аның планканы төшермәвенә инанып, бик шатланам. Шул ук вакытта бик күп җырчыларның фразаларны дөрес кулланмавы, басымны дөрес куймавы көендерә дә. «Их, укырга килсеннәр иде, өйрәтер идем», – дип куям. Укырга, камилләшергә, эшләргә кирәк. Хезмәт белән генә ниндидер нәтиҗәгә ирешеп була. Табигатьтән килгән сәләтем бар, тавышым бар дип, ялкаулыкка бирелсәң, булганны да югалтуың ихтимал. Сәләтне белем нигезенә утыртырга, үзеңне гел камилләштерергә кирәк.

– Татарча белмәсәм дә ярый, дигән татар эстрадасы җырчысына ни әйтер идегез?

– Эчемне пошыра торган берничә җырчы бар. Болар – руслар, ләкин сүзләрне вата-җимерә татарча җырлыйлар. Күрәсең, ачыш ясыйм дип уйлыйлардыр инде. Әлбәттә, аларның спонсорлары барлыгы билгеле. Җырны да бик шомартып, бик чистартып яздыралар. Мөгаен алар рус эстрадасында уңыш елмаймаячагын аңлый, шуңа татар эстрадасында үзләрен сынап карарга теләгәннәрдер. Тик бит тавыш мөмкинлеге ташка үлчим генә. Белмим инде, башка сәнгатькә аяк баскансың икән, татарча дәресләр алырга, җырлау манерасын татарчалаштырырга да кирәктер. Безнең Европа дәрәҗәсендәге җырчылар бар. Алинә Шәрипҗанова, Илнар Миранов, Эльза Исламова, мәсәлән, алар тагын да бар инде. Менә андый җырчыларның чыгышы йөрәккә май булып ята. Шулар янында акырып булса да алдырырга тырышканнары да бар. Аларын чын күңелдән кызганам. Чөнки тавышның яңгыраш вакыты чикле, ул 15–20 ел гына сыйфатлы була. Беркем дә яшь килеш калмый. Тән дә, тавыш та үзгәрә. Менә минем дә тавышым түбән регистрга күчте. Ләкин опера театрында эшләү нәтиҗәсендә, профессиональ нигезе булганга, тембр үзгәрмәде.

– Татар эстрадасына нинди бәя бирер идегез?

– Кызганыч, ул төрле сыйфатта. Яхшылары бар, уртакуллары. Әмма минем эстраданы начар дип әйтәсем килми. Һәвәскәрнең дә сәхнәгә чыгасы килә. Җыр бит ул – һәр кешенең юлдашы. Җырга мәхәббәт кешене үзен күрсәтергә этәрә дә инде. Гәрчә шул юнәлештә белем алмаса да. Әмма сәхнәгә чыккансың икән, шул юнәлештә белем алырга кирәк. Һич югы тавышыңны үстерү өчен булса да. Ә һәвәскәр җырчы икән, бәлкем, аның сәхнәсе дә аерым булырга тиештер.

– Сезне, укучыларыгызга артык зур игътибар бирә, диләр. Моңа ачуыгыз чыкмыймы?

– Ничек инде үз шәкертләреңне, үз укучыларыңны яратмыйсың?! Мин бит алар белән иң зур байлыгым – тәҗрибәм белән бүлешәм. Мин 50 елдан артык сәнгать өлкәсендә. Башта бары тик опера җырчысы булырга хыялландым. Бу җәһәттән остазларым бик зур үрнәк булдылар. Бу – училищеда Клавдия Захаровна Щербинина, консерваториядә Валентина Андреевна Лазько, Нияз Курамшевич Даутов. Алардан җырчы һәм остаз булуның барлык сыйфатларын сеңдердем. Мин бөтен тәҗрибәм белән бүлешергә әзер, шәкертләремне бик яратам. Алардан килгән энергетика исә миңа яшәргә көч бирә. Көннең узганын сизмим дә.

– Үзегезгә ошаган проект нинди, аның уңышы һәм кимчелеге нидә?

– Шәхсән миңа «Үзгәреш җиле» проекты бик кадерле булды. Минем юбилей вакытында Рөстәм Миңнеханов: «Эстраданы дөнья дәрәҗәсенә күтәрү өчен нәрсә эшләргә кирәк?» – дигән сорау бирде. Шуннан «Үзгәреш җиле» барлыкка килде. Анда мин җырлар сайладым, башкаручылар кастинг узды. Беренче елларда «Голос» проекты аранжировщиклары белән эшләдек. Бәлкем, аларның безнең җырларны, башкару үзенчәлекләрен, тамашачыны да бик үк аңлап бетермәүләре нәтиҗәсендәдер, проект тәнкыйтьләнде. «Үзгәреш җиле» инде 9 мәртәбә үтте. Ул елдан-ел камилләшә барды. Мондый проект Россиядә дә бердәнбердер әле. Бу проект балалар өчен «Үзгәреш җиле» проектын тудырды. «Сәйлән» фестивале җиңүчеләренә «Үзгәреш җиле» оркестровкасына кушылып җырларга мөмкинлек бирелде. Нәтиҗәдә балалар гомумән икенче яктан ачылдылар. Бу – шулай ук бик зур казаныш.

– Чакырсалар, нинди рольдә уйнар идегез?

– Мин әле дә Резедә Әхиярованың Ренат Харис либреттосына язылган «Сөембикә» операсында бала караучы ролен бик яратып башкарам. Сәхнәгә берничә минутка гына чыгып керү минем өчен сулар һава кебек кирәк. Ул – энергия чыганагы.

– Тормышыгызда югалтулар да булды. Вакыт дәвалый, диләр, бу чынлап та шулаймы?

– Әйе, вакыт дәвалый диләр, ләкин мин әлегә алай дип әйтә алмыйм. Камилне бик юксынам, бик сагынам. Ул башымнан бер генә секундка да чыкмый. Институтта гына бераз онытылып торам. Шуңа күрә минем өчен төп дәва – эш. Камилемне театрда да, радиода да бик сагыналар. Ул бит Опера театрында тавыш режиссеры иде. Алыштыргысыз кешеләр юк, диләр. Бар икән. Камилне алмаштыручы кеше театрда әле дә юк. Камилдәй атмосфера тудыра алучы юк. Аның ишетү, тоемлау сәләте искиткеч иде. Без аның белән эшкә бергә бара, бергә кайта идек. Бик рәхәт чаклар булган. Минем өчен бу – әйтеп бетергесез югалту. Аны аңлатып та булмый. Кайгыңны уртаклашам, дип шалтыратучылар күп булды, мин ул сүзләрне ишетми идем. Кайгыны уртаклашып булмый. Аны үзе кичергәннәр генә аңлый. Андыйлар да бик күп. 37 ел кадердә, хөрмәттә яшәгәч, югалту бик авыр. Ул – минем зур мәхәббәтем. Мин бүген дә мәхәббәтебезгә тугры. Мин аңа шушы мәхәббәтем өчен бик рәхмәтле. Менә шушы өч елда күзләремнең нуры югалды… Анда хәзер сагыш, югалту, хәсрәт. Элеккеге язмаларда минем нинди бәхетле хатын булуым күренә. Шуларны карап юанам. Шул чакларны өзелеп сагынам.

– Хәзер тормышыгызда юанычыгыз һәм таянычыгыз кем?

– Әлбәттә, туганнарым, шәкертләрем. Эшкә Әсхәт энем йөртә. Күршедә генә гаиләсе белән Фәрит энем яши. Нишлисең, тормыш дәвам итә. 

 

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 25.01.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»