|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.01.2024 Мәдәният
Остаз һәм замандаш: «Кызыл ромашка» клубының чираттагы утырышы узачак26 гыйнварда 14.00 сәгатьтә Муса Җәлил музей-фатирында «Остаз һәм замандаш» дип аталган «Кызыл ромашка» клубының чираттагы утырышы уза. Ул классик язучыбыз Шәриф Камалга багышлана. Утырышның исеме юкка гына «Остаз һәм замандаш» дип алынмаган. Шәриф Камал дистәләрчә эшче-хәбәрчеләргә чын мәгънәсендә иҗади ярдәм күрсәткән, аларның игътибарын тиешле юлга юнәлдерә белгән әдип. Ул 1919 елда «Кызыл йолдыз» газетасында эшләгәндә, кечкенә Муса Җәлилгә дә поэзия юлына аяк басарга булышучыларның берсе.
--- |
Иң күп укылган
|