поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.01.2024 Җәмгыять

«Ул кадәр диваналанмагыз инде, сез бит татар хатын-кызлары»

Әти-әниләр безгә «Тиле дигән саен тигәнәнәк буе сикерә» дип, бер генә әйтеп куялар иде. Блогерларны яратам инде мин үзем. Аларның кызыклы, эчтәлекле фото-видеоларын караганда көндәлек мәшәкатьләр, эштәге ару-талулар онытылып китә.

Элек без уй-кичерешләребезне шыпырт кына кәгазь көндәлеккә төшереп, язып барсак, хәзер уй-кичерешләрне бөтен дөньяга кычкырып була! Ягъни сез теге саргаеп беткән, чәчәкләр белән бизәлгән, шкафның кеше табалмаслык почмагына яшереп куйган көндәлегегезгә "Менә шул егет күңелемә бик якын", "Дус кызым белән соңгы арада араларыбыз суынып китте әле" дип язсагыз, хәзер хисләрне интернет киңлекләрендә суырып үбешкән  парларның фотоларыннан, "теге кыз дус түгел, хайван булып чыкты" дип,  иреннәрен бүлтәйтеп сөйләгән видеолардан күрә аласыз. 
 
Яшьләргә блогерларның кем икәнен аңлатып та торасы түгел. Алар кемнең күпме подписчигы бар, кемнең топ, кемнең "так себе" икәнлеген бөтен кешедән алдан белеп торалар. Дөресен генә әйткәндә, хәзер уңга карасаң да, блогер, сулга карасаң да блогер.
 
Билгеле инде, рус, башка милләт блогерлары белән бөтен интернет киңлекләре тулган. Аларны карыйлар, кайберләрен яраталар, кайберләрен күрә алмыйлар. Без инде үзебезнең татар егетләрен, татар кызларын карарга яратабыз. Ана телебездә сөйләшкән, туган телебездә вәгазь сөйләгән имамнарны, татарча җырлаган, ут өереп биегән егет-кызларны күреп эреп китәбез...
 
Кайберләре күзгә чалынганда эреп китү түгел, түнеп тә китәбез. Ниләр генә юк анда! Карамыйм дисәң дә, маңгайга чыккан бет кеби килеп чыгалар, әңгерә катыралар, шаккаттыралар! Хәтта безгә – юморны аңлый, заманнан артта калмый, яшьләр белән бергә атлый торган кешеләргә дә начар булып китә. Билгеле инде, алар язылучыларының санын арттыру өчен ниләр генә кыланмый: марафоннар, турлар үткәрәләр, төрле розыгрышлар уздыралар... Блогерлар я бер-берсенә, я башка катнашучыларга тәкъдим иткән биремнәрнең ниндиләре генә юк! 
 
Яңа казылган кабергә кереп ятарга, шәһәр уртасындагы зур сәүдә үзәгендә акырып җырларга, кыш көне күршең белән бәрәңге утыртырга, кибеттә касса янына килеп мәче булып мияуларга һәм башкалар, һәм башкалар... Без кечкенә генә кырын эш эшләсәк тә, әти-әниләр "Тиле дигән саен тигәнәнәк буе сикерә! Диваналанмагыз!" дип, бер генә әйтеп куялар иде. Шуның белән шул. Ә монда (!) киленнәргә кушылып каената белән каенана кәстрүл төбе кагып утыра, 2 метрлы буе белән ире яулык ябып маймыллана, күршеләр ботын күтәреп ята, туганнар чабыша!..
Шуларга карап кайвакыт татар хатын-кызлары, татар ир-егетләре өчен оят булып китә, җәмәгать…
 
Ирексездән, шул күренешләрдән арыныр өчен Альбина Фазлыева блогына кереп чыгасың. Ире, каената-каенатасы белән тигез, матур, бәхетле тормышта яшәгән, 4 бала үстергән, бизнес белән шөгыльләнгән, туганнарына, барлык кешеләргә матур мөгаммәләдә булган затлы татар ханымын тыңлап, карап, тынычланып йокыга китәсең...
 
Кайчандыр Европага сәяхәткә баргач, Берлин урамындагы шәрә килеш кызынган кешеләрне, Амстердамдагы наркотиклы кибет киштәләрен, витрина артында тәнен сатып торучы хатыннарны күреп "Аллаһка шөкер, ярый Россиядә яшибез, ярый Татарстанда туганбыз, бездә мондый хәлләр юк" дип, телдән калып йөргән идек. Инде хәзер үзебездәге күп нәрсәләргә күнегеп утырабыз: рус артистларының шәрә вечеринкалар оештыруын ишеттек, татар эстрадасындагы билдән түбән юморга ияләштек, Казан урамнарындагы борынына алка таккан, чәчен кызыл, зәңгәр төсләргә буяган татар яшьләрен күрдек... Инде шундый хәлләргә төшмәгәек дигән уй күңелне борчый...
 
Блогерларга да карап "Ул кадәр диваналанмагыз инде, зинһар, сез бит татар хатын-кызлары" диясе килә...
Авыл табигатен, шәһәр үзәкләрен, әби-бабайларны матур итеп күрсәтегез, сөйләтегез, балалар белән уйнагыз, тәмлүшкәләр пешерегез, һөнәрегез белән таныштырыгыз, кыскасы, рәхәтләнегез… Диваналанмагыз гына!
 
Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина) 
Фото: freepik.com
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 25.01.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»