|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.01.2024 Җәмгыять
Әтнә районында яшәүче ир дүртенче баласын өендә үзе таптырганБуранлы көннәрдә Әтнә районында шатлыклы вакыйга булган. Бер гаиләдә дүртенче бала дөньяга килгән. Юл мәшәкатьләре үзенекен иткән. Шул сәбәпле, көмәнле хатын бала тудыру йортына барып җитә алмаган. Гаилә башлыгына кендекче әти булырга туры килгән. Без герой атадан әлеге көтелмәгән очрак турында сораштык. –Монда бит бернинди геройлык та юк. Мин хатыныма булдыра алган кадәр ярдәм иттем. Шөкер, балабыз исән-сау. Сабыебыз – буранлы кыш бүләге. Без уйладык та, алай кычкырып йөрү килешмәс дидек, –диде исемен әйтергә теләмәгән, әмма бик бәхетле ата. Фото: пиксабай
Сәрия МИФТАХОВА |
Иң күп укылган
|