|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.01.2024 Ир белән хатын
"Барысын да ташлап чыгып китәсем килә..." яки "Балалар үсеп чыгып киткәч, ирнең кирәге бармы?""Бәхетле хатын, нишләргә икән, дип, аптырашта калып утырмыйдыр инде. Балалар үскәч, алар өйдән чыгып киткәч тә башка әллә нинди уйлар килә икән ул. Быел өченче улым, 9нчы сыйныфны тәмамлап, шәһәргә укырга керде. Ул киткәч, балалар өчен генә яшәгәнемне аңладым. Хәзер ир янында калуның кирәген тапмый башладым. Сәбәпләр күп. Йөрәккә тигәне дә шул: ир беркайда да эшләмичә эчеп ята. Ул миннән күпкә алданрак пенсиягә чыкты. Күп акчалар алып эшләде, хәзер дә акчасы яхшы. Хикмәт анда да түгел. Ул аны эчеп тә туздырып бетерә. Миңа акча бирмәве дә гаҗәп түгел. Тик болай башкача яшисем килми. Моңарчы түзгәнмен, балалар хакына аны-моны уйламаганмын. Хәзер әллә үзем дә шәһәргә чыгып китимме икән, дим. Аннары 50не узгач, шәһәрдә мине кем көтеп тора, дип тә уйлыйм. Эш табу да, фатир мәсьәләсе дә бик авыр. Бүген бигрәк тә. Нишләргә икән, бер киңәш бирегезче!" - дигән бер хатын социаль челтәрләрдә.
Озак еллар бергә яшәгән, тормыш корган, балалар үстергән ирне шулай ташлап чыгып китү дөресме? Әллә үз бәхетеңне эзләргә беркайчан да соң түгелме? Сез ничек уйлыйсыз?
Фото: фрипик.ком
Автор:Гөлия Мөгаллимова
--- |
Иң күп укылган
|