|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.01.2024 Хәвеф-хәтәр
Кунактан кайтышлый яшь кыз басу уртасында туңып үлгәнЛенинград өлкәсе Всеволожск районының Лаврики авылында басу уртасында Дагыстаннан килгән 23 яшьлек кыз гәүдәсен тапканнар. Ул туңып үлгән. Әлегә билгеле булуынча, кунакта булганнан соң ул Муринога юл алган. “Фонтанка” язуынча, вакыйга урынына килгән медиклар аның үлемен раслаган. Кызның кулларында туңу һәм сыдырылу билгеләре булган.
Участковый кызны озата баручы танышыннан (шулай ук Дагыстаннан килгән) сорау алып өлгергән. Егет сүзләренчә, алар Девяткинода кунакта булган һәм Муринога кайтырга чыкканнар. Тизрәк кайтып җитү максатыннан яшьләр юлны кыскартырга була – алар басу аша китәләр, әмма адашалар. Иртәнгә таба яшь кыз инде көч-хәл белән генә атлый башлый, моны күргән егет, имеш, аны шунда калдырып, ярдәм артыннан ашыга.
Хокук саклау органнары вакыйга буенча тикшерү оештырган.
...Бик шиклегә охшаган бу хәл. Туңа башлаган кешене ялгызы басу уртасында калдырырсыңмы?
Аннары, телефоннары булмады микәнни? 112 номерына элемтә булмаган урыннарда шалтыратып була бит...
Чыганак: lenta.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|