поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.01.2024 Фаҗига

“Төп нигезебезнең икенче мәртәбә януы. Бу юлы Коръәнгә генә ут тимәгән...”

Өч сәгать буе дөрләп янган йортта исән калган бердәнбер нәрсә – Коръән. Бер генә битенә дә, тышлыгына да ут тимәгән, читләренә бары тик төтен карасы гына сөренгән.

Тоташ ике тәүлек котырган буранны 21 гыйнвар көнне сабырлана дип көткән Яңгул авылы халкы кабат тынычлыгын җуйды: көндезге сәгать уникеләр тулып киткәч, авылда кызы һәм авыру оныгы белән яшәүче Роза ханым Гыйльмуллина йортына ут капты. 
 
Өч сәгать буе дөрләп янган йортта исән калган бердәнбер нәрсә – Коръән. Бер генә битенә дә, тышлыгына да ут тимәгән, читләренә бары тик төтен карасы гына сөренгән. 
– Әни, уколлардан соң, ятып тора, сөйләшә алмый. Бик кайгыра. Бу бит инде төп нигезебезнең икенче мәртәбә януы. Беренче йортыбыз 2002 елны янган иде. Сеңлем Гөлсинә белән без мәктәптә калдык, әни эштә. Миңа – 13, сеңлемә 9 яшь иде. Әти өйдә, йоклаган булган. Электр чыбыкларыннан ут чыгып, өйнең яна башлаганын да сизмәгән ул. Түшәмгә пенопласст сиптерелгән иде, аның исе бик яман икән, әтине шул харап итте дә. Ут эченән алып чыкканда исән булса да, һавага чыккач, ых, дип, бер генә сулап куйды, мәрхүмкәем, өзелде... Ул елны да кыш көне – 4 декабрьдә урамда басып калдык, быел да... – ди Роза ханымның олы кызы Гөлназ.
 
2002 елгы янгыннан соң да Роза ханым Шамил исемле бертуганы гаиләсенә килеп егылган, алар бүген дә шушы йортка сыенганнар. Энесе Шамил абый инде мәрхүм, рәхмәт, киленнәре Гөлүзә апа бик игелекле. 
– Теге чакны әни авылдан әзер йорт сатып алды да, бүрәнәләрен үзебезнең йорт урынына элеккеге нигездән чак кына алгарак күчереп салдылар. Инде тагын яндык... Аптырыйбыз, әллә соң бөтенләй башка урынга күчеп, йорт җиткерикме  икән, – ди Гөлназ.
 
Бүген Гөлсинә 9 яшьлек кызы Дилә белән Гөлүзә апаларына кереп киткән була. Алар өйдә юкта йортка ут каба. 
– Әнигә күрше абый күреп шалтыраткан. Ул кайтып җиткәндә инде өй дөрләп яна икән, эчкә кереп хәтта документларны да алып чыгарлык булмаган. Янгын сүндерүчеләр дә, хәбәр биргәч, бик тиз килеп җиткәннәр. Стеналары утырып торган кебек булса да, ул йортта яшәрлек түгел инде, бер киемсез, урамда калдылар. Дилә балакаем, мәктәпкә барырга сумкам да, күлмәгем дә, алъяпкычым да юк бит, дип елый. Анысы гына булыр иде дә, әниләрне ничек тә йортлы итәргә кирәк, – ди Гөлназ. 
 
Роза Камиловна Гыйльмуллинаның телефон номеры 89196995648 Сбербанк картасына беркетелгән. Авырлыкта калган гаиләгә хәлдән килгәнчә ярдәм итсәк иде.
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 22.01.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»