|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.01.2024 Җәмгыять
Яшь ярымлык бала әнисенең йөрәк даруын ашаганМәскәүдә яшь ярымлык бала әти-әнисе өстәлдән алып куярга оныткан йөрәк дарулары белән агуланган. Вакыйга башкаланың Теплый Стан районында теркәлгән. Академик Бакулев урамындагы йортта малай әнисе һәм җиде яшьлек апасы белән булган. Нәни аш-су бүлмәсендәге өстәлдә әнисенең онытып калдырылган таблеткаларын күргән һәм дүртесен ашаган. Берничә минуттан сбый үзен начар хис иткән, коты ачкан ана ашыгыч ярдәм чакырткан. Тик медиклар балага инде ярдәм итә алмаган, ул үлгән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, бала әнисенең йөрәк дарулары белән агуланган. Тикшерү оештырылган.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|