поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.01.2024 Хәвеф-хәтәр

“Ул кадәр ут эчендә исән калырлыкмыни? Янган килеш янсыннар инде, дип, тимәдек...”

20 гыйнвар иртәсендә Арча районының Чулпан авылы халкын коточкыч хәвеф уятты: өч балалы Гөлфия белән Руслан Бизилюк хуҗалыгын ут ялкыны чорнап алган иде.

112 хезмәтенә барып кергән хәвефле шалтырау тиешле ярдәмне вакытында оештырса да, янгын сүндерүчеләр яшен тизлеге белән килеп җитсәләр дә, кызганыч, барлык махсус техника урам башында туктап кала. Алдагы тәүлектә буран котырганлыктан юлларга билдән кар тутыра. Машиналары көрткә чумып кала, ә егетләр көрәкләрен алып, бата-чума җәяү йөгерәләр. 
– Ничәмә тонна су тулы машиналар урам башында торалар, дүрт күз белән карап торабыз, килә алмыйлар бит. Трактор чакырттык. Ул килеп, юлларны ачканчы сәгать ярым вакыт узды. Ут та көтеп тормый. Ярый әле күршеләр, авыл халкы тиз җыелып, утка бер туктамыйча көрәкләр белән кар атып тордылар, – ди Гөлфия ханым.
 
Тавыш та ишетми, әмма өйдә беренче булып иртәнге сәгать алтыларда ул уяна. Тәрәзәдән караса – сарайлары яна. Тиз генә балаларны, ирен, әнисенә эндәшә дә, өйдәге документларны алып, төпчек улын күтәргән килеш, күршеләренә йөгерә. 
– Сарайда ике токымлы кәҗәбез бар иде. Колаклары озын аларның. Бик тыныч холыклы, әйбәт малкайлар иде... Алар да, тавыклар да янды. Сарай түбәсеннән ялкын ургылганын күргәч, беренчедән ишек төбенә кар өйгән, чистартмыйча ачарлык та түгел, икенчедән, ачсак, һава кереп, ялкынның тагын да котырып китүе хак бит. Аннары ул кадәр ут эчендә исән калырлыкмыни?.. Янган килеш янсыннар инде, дип, тимәдек... Юкса, өйгә дә ут кабачак иде, – ди Гөлфия.
 
Ут, ярдәмнең авыл башында тоткарлануыннан файдаланып, гараж белән мунчага да барып ябыша. Өйгә дә эләм, дигәндә генә янгын сүндерү машинасы килеп җитә.
– Тәрәзәләр ут кебек кызган иде, салкын су сиптерә башлагач та, аш су ягындагы тәрәзә шартлады. Түбәләрдә калын кар катламы булуы коткарды, бер өзлексез кар ату да ярдәм итте. Юкса, йортсыз да кала идек, – ди ул. 
 
Бизилюклар гаиләсе Чулпан авылына 2016 елда килеп төпләнгәннәр. Гаилә өч бала үстерә: олысына – 19, уртанчысына – 12, төпчегенә исә 6 яшь. Әниләре 66 яшен тутырган. 
– Мин үзем Арчада эшлим. Киченнән буран булгач, урамга кереп булмас, дип, машинаны эштә калдырдым. Әгәр дә машина белән кайтып, аны гаражга кертеп куйсак, тиз генә чыгарып та булмый иде. Машинасыз калудан, бураннары белән Аллаһы коткарган, дим. Хәзер ялкыны сүнеп бетте, пыскымый да кебек, озак вакыт төтенләп торды. Кәҗәләр белән тавыкларның сөякләрен җыештырып алырга да мөмкинлек юк. Кара күмер өемен дә түгәрлек түгел, буранлый бит әле. Мондый хәлдән соң аңга килеп булмый икән. Бүген йокларга ятарга да куркыта, – ди Гөлфия.
 
Ут телен сузса, аның зәһәр ялкыныннан бернәрсә дә исән калмый анысы. 3 балалы Бизилюклар галәсенә ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен Гөлфия Галиәскар кызының телефон номеры – 89274952424 Россельхозбанк картасына беркетелгән.
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 21.01.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»