поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.01.2024 Авыл

«Агач кашык белән тишек тиштем…»: Авыл халкы кар-буран белән ничек көрәшә?

Сукмаклар чуалган, адреслар югалган… Авылларда бүген шулай дип җырлап йөри торган чак. Кичә дулаган буран күп җирдә тынган инде. Тик әле кайбер якларда ул һаман туктамаган. Авыл халкы йә капкасының ишеген ача, йә урамыннан юлны таба алмый интегә. Карны көрәк һәм техника белән генә дә көрәп бетерерлек түгел. Сез ни хәлләрдә яшәп ятасыз? Кар көртләре арасында күмелеп калмадыгызмы?

Миләүшә Әмирова, Азнакай, Тәрхән:

– Авылга кереп тә, чыгып та булмый. Машиналарны юл буенда калдыралар. Трактор үтә алмый. Без, фермерларның, сөт тә тапшырасы бар бит. Сигез баш сыерыбыз бар. Бик уңайсыз хәлдә калдык. Сыерлар, ишәкләр – утарда. Бөтен җирдә – кар, шуңа күрә алар шунда гына тора. Тыкрыкта этләр генә күренә. Авыл бик кечкенә бит. Кибетебез дә юк. Тамак ягын да кайгыртырга кирәк.

Гөлшат Исламова, Мамадыш шәһәре:

– Мондый карның яуганы юк иде әле. Кичә бөтен җирне тутырды. Өйнең тәрәзәләрен күмде хәтта. Тәрәзәне ачсам, урам күренми. Аптырагач, кулымны тыгып карадым. Карның калынлыгы – ярты метр чамасы. Күршеләрне карау өчен агач кашык белән тишек тиштем. Бүген иртүк сәгать 5тә үк эшкә җыенган идем. Койма башыннан кар ерып чыктым, әмма шуннан ары ерак китә алмадым. Тракторның кар чистартканын көттем. Шулай итеп, ике сәгатькә заводка соңга калдым. Әле эштән һаман кайтып җитмәгән. Өйдә мәш килеп, бар җирне чистарталар. Кар һаман ява да ява.

Сәрия Шәрәфиева, Балык Бистәсе районының Казаклар авылы:

– Бездә бүген дә кар ява, буран. Юлларны ачучы юк. Ачсалар да, тагын бар җирне тутыра. Дөресен генә әйткәндә, кәҗә сукмагы гына. Кафены яптылар, ике көн инде эшкә барган юк. Кичә авылга вахта керә алмады. Авылда күңелсез әле бүген. Бүген бер әбине соңгы юлга озаттык. Хәзерге минутларда ирем ишек алдын кардан арындыра. Әлеге техниканы улыбыз Илназ бүләк иткән иде. Шәп көри!

Зилә Шәфигуллина, Әтнә районының Кече Әтнә авылы:

– Ниһаять, кар тоткынлыгыннан котылдык. Без, өйдә торган кешеләргә, әллә нәрсә сизелмәде. Әмма буран куркыныч булды. Юлларны ачтылар. Хәвеф–хәтәр, үлем–җитем булмады, шөкер. Бар да тәртиптә. Газ, янгын хезмәте, ашыгыч ярдәм кебек хезмәтләргә җиңел түгел. Ирем «Таттелеком» оешмасында хезмәт куя. Райондагы бер авылда интернет–телефон челтәрләре өзелгән. Ял булса да, бригадаларын шуны төзәтергә чакырдылар.

Розалия Гыйльметдинова, Балтач районының Пүскән авылы: – Буран, карны каяндыр сыпырып, гаражның түбәсенә, агач өсләренә кадәр өеп куйган иде. Бәрәңге бакчасы ягы лапас кыегы белән тип–тигез. Куян, тавыклар янына керә алдык анысы. Ишек алдында кар биеклеге – 1,5 метр тирәсе. Капканы көрәмичә генә ачып булмады. Авылның яртысы карга күмелгән иде. ФАПны да яртылаш күмелгән. Буран башлаганда бик күңелле булды ул. Көрәгәндә генә читенгә туры килде. Безнең балачак бураны бу. Мәктәпкә эшкә барган чаклар искә төште. Кешенең капкасыннан кадәр кар була торган иде. Минем инде 20 ел мондый буранны күргән юк. Трактор урамнарның яртысын чистартып бетерә алмады.

Биек итеп яуган кардан арындыру өчен техниканың көче җитмәгәндер. Сөт машинасы да авыл уртасына ук керә алмады. Авылдашлар чиләкләрен чанага салып илтте. Фермага юл бар. Буран дип кенә авылда тормыш туктамады, ул дәвам итә.

 

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 21.01.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»