поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.01.2024 Авыл

Үзара салым акчасын авыл халкы нәрсәгә тота?

Чебиләрне көзен санасалар, авылларда хисапны ел башында тоталар. Февральгә кадәр сузылачак җыелышларда узган елга йомгак ясап, агымдагысына планнар барлана. Авылы, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен янып-көеп яшәгән кеше мондый җыелышлардан читтә калмаска тырыша гадәттә.

Хәер, замана уңайлыклары җыеннарга да үз яңалыкларын кертә. Ел ахырында авыл кешеләре үзара салым җыю буенча җыелып, үз фикерләрен әйткән иде инде. Хәзер исә җирлек башлыклары узган елга нәтиҗә ясый.   

– Безнең җирлектә авыл җыеннары февраль башында узачак. Елга нәтиҗә ясау башлыча шул үзара салым акчасына эшләгән эшләрне күрсәтү, сөйләп бирүгә кайтып кала инде ул, чөнки башка программаларда катнашып акча алу бик авыр хәзер, – ди Яшел Үзән районының Олы Яке авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина. – Ә менә үзара салымга авылларда бик күп эшләр башкарылды. Исәпләре – быел да сынатмаска. Олы Җәке авыл җирлегенә биш авыл керә. Алар арасында саллы акчаны Никольский авылы халкы җыя: һәркайсыннан 8әр мең сум. Дөрес, халкы да аз. Егерме генә кеше теркәлгән. Үтәнгүш авылында да унөч кеше генә яши. Узган ел 3000 сум җыйган булсалар, быел 500әр сумнан гына килешкәннәр.

– Җыелган акчалары бик аз була инде. Әле узган ел 3 меңнән җыелгач, юлларын карата алган идек. 2014 елда бер казанга йөзәр сум салудан башлаган идек. Әле анда да  халыктан акча җыю авыр булды, хәзер эшләр күренә башлагач, аңлап җыялар. Бер авылдан – 500 сум, калган икесендә 2000 һәм 2500 сумнан җыелышалар. Аларда зиратларны карап, агачларын кистереп, коймаларын яңартырга кирәк. Гомумән алганда, юллар каралды. Авыл халкын иң борчыган мәсьәлә шул иде. Билгеле булганча, республикада үзара салым программасы 2012 елдан бирле эшли.

Татарстан муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә,  шушы вакыт эчендә халык үз авылларын карап тоту өчен 2,4 млрд сум акча керткән, аңа каршы бюджеттан 9 млрд сумнан күбрәк акча әйләнеп кайткан. 2023 елда гына да 250 чакрым юк төзелгән, 120 чакрым сучелтәрләре яңартылган. Үзгәрешләргә килгәндә, быелдан, программа башланганда ук каралганча, программа бары тик авыллар һәм бистәләр өчен генә эшләячәк. Ягъни шәһәрләр һәм район үзәкләре моннан соң үзара салым җыюда катнашмаячак. Шушы еллар эчендә саннар гына түгел, үзара салымга карата кешеләрнең карашлары да үзгәрде. Әйтик, 2015 елда халыкның 87,9 проценты, 2016 елда – 86,6, 2017 елда – 86,9, 2018 елда – 82, 2019 елда – 82,9, 2020 елда – 81,9, 2021 елда 91,3 проценты үзара салым акчасы җыюда катнашкан.

– Авыл зурмы ул, кечкенәме – шунда туып-үскән кеше өчен ул бер үк дәрәҗәдә якын, газиз булып кала, – ди Мөслимдә яшәүче Алмаз Сабирҗанов. – Хәзер авыл халкы бу салымның кирәклеген аңлый, һәрхәлдә күп өлеше шулай. Авыл юллары кыш буе ачылып тора, багана утлары эшли, чүпне вакытында алып китәләр, һәр йортка су керде, кыскасы, шәһәр уңайлыклары белән бер дәрәҗәдә. Бу, әлбәттә, халыкка ошый. Мисалга ул үз туган авылын китерде. Бүген Иске Сәеттә бик аз  кеше яши икән. Шул исәптән, Алмазның әнисе дә. – Безнең урамга Советлар Союзы чорында су торбасы сузылмый калган. Авыл кечкенә, урамда өч кенә йорт, яшәүчеләре башлыча пенсия яшендәгеләр. Күп еллар дустанә мөнәсәбәттә гомер иткәнгә, күршеләр белән киңәш-табыш итеп, программада катнашырга булдык. Унҗиде мең сумнан артык акча җыеп, ике йөз метр су торбасы сузуга ирештек. Ниһаять, урамыбыз сулы булды. Үзебез монда тормасак та, акчаның күпчелек өлешен үзем бирдем, документ эшләре белән абыем йөрде, чөнки монда безнең әниебез яши. Бу бит үзебез уйнап үскән урам, кешеләре дә туганнар кебек якын. Мөмкинлекләр бар икән, алардан файдаланырга кирәк, – ди Алмаз.

Биектау районының Алан-Бәксәр авыл җирлегендә исә җыеннар 24 гыйнвардан башлана. Аның башлыгы Зөһрә Гарифуллина әйтүенчә, үзара салым, эшләнгән эшләр ел дәвамында халыкның күз алдында, җыеннарда аларны тагын бер тапкыр искә төшереп, башка мәсьәләләр буенча да фикер алышалар.

– Бездә халык күп булмагач, үзара салым акчасы артык күп җыелмый. Ләкин аларын да бәрәкәтле итеп, кирәкле эшләргә тотарга тырышабыз. Авыл халкы өчен зур чаган агачларын кисү бик мөһим иде, аны башкарып чыктык. Моннан тыш, узган ел чүп контейнерлары мәйданнарын куйдык, быел да бу эшне дәвам итәчәкбез. Парк ясап, балалар мәйданчыкларын эшләп куярга ниятлибез. Программага да керә алдык. Җыеннарда пай җирләре өчен дә хисап тоталар. Үзем исә халыкка кирәкле мәгълүмат, тормышчан, халыкчан мәгълүмат бирергә тырышам. Чөнки аларга саннар кызык түгел. Элеккеге кебек җыелышларга зал тутырып килүләр дә, кызу бәхәсләр дә, сораулар яудырулар да юк инде хәзер. Чөнки тормыш телефоннарда кайный. Көнүзәк мәсьәләләрне авыл группаларында көне, сәгате белән җиткерәләр. Шуңа күрә күпчелеге җыелышка кадәр үк хәл ителә, – ди Зөһрә Гарифуллина.

 

Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 18.01.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»