поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.01.2024 Фаҗига

Аксубайдагы юл һәлакәте: “Икесен дә әниләре кабере янына җирлиләр”

Һава торышының буранлап, юлларда кар боткасы хасил итүе 15 гыйнвар көнне дә һәлакәткә китерде. Көндезге сәгать уникенче яртыларда Аксубай районының Яңа Ибрай авылы янында 3 машина бәрелеште: Фольксваген, БМВ һәм ВАЗ.

Төп авырлык соңгысына туры килгән. Йөртүчесе – 45 яшьлек Фәрит Галимов белән пассажиры 54 яшьлек Талип Сабировның гомере өзелгән. ВАЗ-2110 машинасында булган икенче пассажир 52 яшьлек Ильяс Ахметшинның гомере өчен табиблар көрәшә, ул авыр хәлдә. Өчесе дә гомер уртасына җиткән сөлек кебек ирләр, җир җимертеп яшәргә тиеш иделәр.
 
– Фәрит әтисе белән генә яшәде, буйдак гомер итте, өйләнмәде. Ибраһим абыйга 4 гыйнвар көнне 80 яшь тулды. Урындыкка тотына да, аны шуыштырып кына йөри. Әнисе Кадрия апаны әле 1 ел элек кенә җирләдек. Аның да аяклары авырта иде. 2-3 көн генә авырды да, берәүгә дә артык авырлык китермичә, 74 яшендә китеп барды мәрхүмә. Без гел Фәритне ялгыз картаер дип уйлый идек. Өйләнергә дә кыстадык. Үзенең дә өйләнер исәбе бар иде, тик ике инвалидны карыйсы булган нигезгә кемнең килен булып төшәсе килсен инде... Яшьлегендә үзе ошаткан кызлар ризалык бирмәде, ел артыннан еллар үтте дә, Фәритнең дә яше олыгаеп китте. Әмма дә оста, бик булдыклы егет иде үзе. Элек күмәк хуҗалыкта эретеп ябыштыручы булып эшләде, гозер белән килсәләр юк димәде, эшләгәненә акча да сорап ала белмәде. Күп эше изгелектән әҗергә китте. Булышырга кирәккәндә, ашамыйча да чыгып йөгерер иде, мәрхүм, – ди Рузалия Гыйлметдинова. 
 
Ул – Фәритнең икебуын туганы. Бер авылда дус-тату гомер иткәннәр. Аш-суга да, киңәшкә дә йөрешкәннәр. Кадрия апа белән Ибраһим абый үзләренең алты балаларын тәрбияләп, югалган кызлары – Рәхимәнең дә ике баласын үстергәннәр.
– Рәхилә исемле кызлары суга төшкәндәй югалды. Бүгенге көнгә кадәр ни үле гәүдәсе табылмаган, ник бер хәбәр булсын. Башын югалтып, азып та йөрмәде. Бер мәлгә күздән җуя идек тә, берничә көннән ялт итеп кайтып керде, нәрсә дим... Югалганда балаларының олысына 1,5 яшь, икенчесе ике айлык кына иде. Шул балаларны да үстереп, кеше иттеләр. Хәзер берсенә – 30, икенче 28 яшь тулды, матур гына тормыш итәләр, – ди әңгәмәдәшем.
 
Авыл халкы да аптырашта, туганнар да көтелмәгән хәсрәттән гаҗиз, әмма беренчел мәгълүматлар белән килешергә теләмиләр. Фәрит үзе каршы як полосага чыккан, дип фаразлана.
– Төрле сүзләр килеп ишетелә. Ул кара төсле БМВны бит егетләр юлда гел күрә идек, бер полосадан икенче полосага күчеп, маневр ясап йөрергә ярата ул, диләр дә... Дөресе ачыкланыр, ләкин аннан хәзер кемгә ни файда, авылның асыл егетләрен югалттык, – ди Рузалия.
 
“Акча миңа кирәк түгел инде...”
Каты бәрелеш нәтиҗәсендә Фәрит тә, аның пассаҗирлары да нык имгәнә.
– Фәритнең йөзе генә карарлык, исән дип әйтерлек бүтән бер генә җире дә юк. Бөтен җире сынган, йөрәге шартлаган, әгъзалары өзелгән. Ильясны бүген Казанга алып китәргә тиешләр. Тернәкләнә генә күрсен, – ди Рузалия.
 
Әйтүенчә, Ибраһим абый кайгылы хәбәрне ишетүгә гөрселдәп идәнгә түнә. Фәрит, төш күрәдерме, гомеренең соңгы көннәре җиткәнен үзе дә сизенә. Исхак исемле абыйсына шалтыратып: “Алай-болай булсам, мине әни янына җирләгез”, – дип соңгы васыятен җиткерә. Туганы тагын бер хәлне сөйләде. Акча һәр өйдә бер җирдә тора. Фәрит соңгы сәфәренә дип өйдән чыгып киткәндә, акча алмый. Әтисе гаҗәпләнә, әлбәттә, соң улым, юлга бер тиенсез чыгып китмиләр, ни булмас, дип тә әйтеп карый.
– Әти, акча миңа түгел, хәзер сиңа кирәк булачак әле, дигән. Бөтен җирне җыештырган өйләрне, ишегалларын, сарай, гаражларны тәртипләгән. Ике эте бар, инде икенче көн елыйлар, бер минутка туктап торсалар икән... – ди Рузалия. 

“Әни, мин синең урынга барып ятам”
Талип белән Ильяска, Әлмәткә барып, медосмотр үтәргә кирәк була. Алар сүз тыңлаучан авыл егете – Фәритне яллыйлар булса кирәк. Шулай дип сөйли авыл халкы. 
– Без Талип белән 10 гыйнвар көнне өйләнешкән идек, 31 ел бергә яшәдек. 1 январьда минем туган көнем, 20 яшемне тутырып, кайната-кайнана янына, төп йортка килдем. Миңа 51 яшь тулды, 31 майда Талипның 55 яшьлек юбилеен үткәрәсе идек. Без бик матур яшәдек, бар җиребез җитеш, никләр генә кителде соң бу тормыш? – дип өзгәләнә мәрхүм Талип абыйның хатыны Гөлсинә ханым. 
 
1993 елда гаилә кора алар. Медицина училищесын тәмамлаган Гөлсинә ханымга ул елларда авылда эш табылмый. Ә күрше авылга аны ире җибәрми, ике авыл арасында интегеп йөрүен теләми. 
– Вак-төяк эшләрдә йөргәләдем дә, почтада эшләп алганнан соң, 10 елдан бирле кибеттә сатучы мин. Талип башта күмәк хуҗалыкта эшләде, терлекләр күп асрады. Кулы алтын, авыл халкына тимер мичләр ясады. Соңгысын бигрәк ашыкты. Йөгерә-йөгерә эшләде. Ник җайлап кына эшләмисең, кем ашыктыра шул хәтле, дип тә әйтеп карадым. Буяр өчен өйгә алып кергән! Буяуның исе өйгә тарала, киемнәргә сеңә, кыш көне бит ишек-тәрәзәләрне дә ачып куеп булмый, дип тә әйтеп карадым. “Каршы килмә инде, тиз генә эшләп куям” – дип, минем сүзне тыңламыйча буяды. Өлгертеп китте... – ди Гөлсинә ханым.
 
Авыр хәбәрне аңа телефоннан улы җиткерә. Әтисенең Әлмәткә нинди машина белән китүен, номерларын сорый, әтисенә ничәмә мәртәбә шалтыратып та, аның телефонны алмавын әйтә.
– Фәритнең машина номеры 9 саныннан башланганын беләм. Ул арада миңа видео килеп төште, ачып карасам – безнекеләр. Нәрсә таптым, шуны кидем дә йөгердем. Бәхеткә урамда авыл җирлеге башлыгының урынбасары Рәмисне очраттым. Барып төшкәч, имәнепләр киттем. Андагы хәлләрне сөйли торган түгел, – ди әңгәмәдәшем. 
 
Талип әфәнде дә бу бәрелештә нык имгәнә. Ул да үзенең үләсен сизенеп яши. 2 ел элек 84 яшьлек әтисен җирләгәннән соң, аның кабере янәшәсенә әнисенә дип тә урын алып калалар.
– Зәйнәб кайнанам исән, 85 яше тулды менә. Талип гел, әни, мин синең урынга барып ятам, ди иде. Сүзендә торды. Мине ничек яшәр димәде... – ди Гөлсинә ханым.
Аллаһы тарафыннан бирелгән гомерләр бер генә, аны һәрберебез үзенә язган кадәренчә генә яшибез. Ләкин юлларда сак йөрик. Якты дөньяларда кабатланмас гомеребезнең кадерен белик.
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 18.01.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»