поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.01.2024 Милләт

Үз илемдә – үз телем: якут халкы ничек яши? (ФОТО)

Кышка кергәндә, якут авылларында халык эчәр өчен су запасы, ягъни боз әзерли. Бергәләшеп тонналап балык тотып, Муңха бәйрәмен үткәрәләр. Ат ялыннан ясалган пумала белән явыз көчләрне кусалар, коймак пешереп, рухларны сыйлыйлар. Башкалада яшәүче якут гаиләсе Алена һәм Матвей Семеновлар безне үзенчәлекле йола, гореф-гадәтләре белән таныштырды.

Эш артыннан – Казанга!

Алена һәм Матвей Семеновлар гаиләсе өч ел элек Саха (Якутиядән) Казанга күченеп килгән. Дөресрәге, гаилә башлыгы галим Матвейга КФУда килешү буенча эш тәкъдим иткәннәр. Аңа – 41 яшь. Моңа кадәр 15 ел Якутиядә нефть һәм газ проблемалары институтында фән белән шөгыльләнгән. Хәзерге вакытта КФУда гидратлы газларга бәйле лабораторияне җитәкли. Тикшеренү нәтиҗәләрен скважиналарда кулланып караячаклар. Студентлары арасында фән белән кызыксынучылар да бар.

– Якутия – нефть төбәге. Бездә нефтьне табалар, әмма бик аз өлеше генә эшкәртелә. Бик салкын бит. Нефтьне читкә чыгару, логистика юк. Шуңа күрә бу өлкәдә белгечләр кирәк. Татарстан исә бу яктан алга киткән. Безнең максат – кырыс шартларда нефть табу проблемаларын өйрәнү. Өч еллык килешү төгәлләнде инде, тик аны дәвам иттерәчәкләр, – ди химик Матвей Семенов, әле туган ягына кире кайтып китәргә ашыкмавын белдереп.

Алена да фән өлкәсендә хезмәт куйган. Тик Казанда үзен башка өлкәдә сынап карарга булган. 37 яшьлек хуҗабикә үзмәшгуль булып теркәлгән. Семеновлар инде – 13 ел бергә. Ике бала тәрбиялиләр. Миага – 12, Федорга – 9 яшь. Аларны татар мәктәбенә биргәннәр. Миа татар теленнән олимпиадаларда катнаша икән.

Суык куркытмый

Якутия дигәч, иң элек болан асрап көн күрүчеләр, юртада яшәүчеләр күз алдына килә. Шуңа күрә кызыксынуыбыз нәкъ шуннан башланды да инде. – Әнием – Мирнинский районының Таас–Урэх («Ташлы елга» дип тәрҗемә ителә. – Авт.) авылыннан. Авылда сыер, мөгезле эре терлек, дуңгыз, кош-корт тоталар. Боланны бары төньяк районнарда гына асрыйлар. Төп кәсеп – терлекчелек һәм балыкчылык. Шулай ук бакчачылык белән дә шөгыльләнәләр. Якутларда элек ипи булмаган, көлчә генә пешергәннәр. Онны безгә руслар китергән, – ди Алена. – Татарстанга килгәч, киң кырларга карап шаккаттык. Шундый иркен алар. Бездә урман һәм кырлар янәшә диярлек.

Якутиядә йортларны агачтан салалар. Агачның үз төсен саклыйлар. Шуңа күрә аны төрле төсләргә әллә ни буямыйлар. Кайбер йортларның түбәсенең алгы ягы, чормасы юк. Җәйге йортлар, ягъни балаганнар да бар. Элек һәр ишегалдында ритуал символ – «сэргэ» урнашкан булган, хәзер барысында да түгел. Анда ат башы сурәтләнгән. Монысы инде – якут халкын ашаткан һәм техника чарасы буларак йөрткән бахбайларга мөнәсәбәт.

Мәктәп, кибет, клуб – авылларда барлык социаль объектлар да бар. Кибетләренә «махтал» дип язылган. Бу рәхмәт дигәнне аңлата. Димәк, кергәнче үк рәхмәт әйтәләр. Барлык дәүләт оешмаларында элмә такталар якут һәм рус телләрендә язылган. Мәктәпләрендә балалар якутча да белем ала. Температура 60 градуска кадәр җитү сәбәпле, укучыларның март уртасына кадәр ял иткән чаклары да булгалый.

– Салкынга ияләшәсең, әмма һәрвакыт калын киенергә кирәк. Кыш алты айга сузыла. Туңмас өчен күп итеп ит ашыйбыз. Тамакны җиңелчә ризык белән генә алдап булмый. Әмма шуңа карамастан, якутлар таза түгел. Казанда сөтле ризыклар, тавык, күркә ите ашыйбыз, – ди Семеновлар.

Суыкта яшәүнең кыенлыклары шактый булса да, аның каравы яшь күренәсең. Казанга килгәч, Семеновлар үз яшен әйткәч, күпләр моңа ышанмаган.

Боз – зур бүләк

Якутия авылларында чишмәләр юк. Монда – мәңгелек туң. Шуңа күрә Саха халкы ноябрь аенда кышка җитәрлек итеп су запасы туплый. Моның өчен күлдәге бозның калынлыгы 15–20 сантиметрга җиткәнне көтәләр. Кисеп, өйгә ташу өчен шулай уңайлы икән. Шул боз кисәкләрен ишегалдына бер күчкә өяләр. Кирәк саен, кисмәккә салып, эретеп эчәләр, юыну өчен кулланалар.

– Һәр өйдә башкарыла бу эш. Балалар өлкәннәргә боз әзерләргә булыша. Өйгә китереп бирелгән боз – зур бүләк. Бер кечкенәрәк кисәктән 3 литр су чыга. Тәме аерылып тора. Кайберәүләр бозлы суны җәйгә дә калдыра. Ә инде иренсәң, кышкы суыкта бәкедән ташырга туры киләчәк, – дип аңлата Алена.

Иң газиз туган тел!

Семеновлар якшәмбе мәктәбе укытучысы Айылана Новгородованы да кунакка чакырганнар иде. Әлеге мәктәпкә дүрт бала йөри икән. 23 яшьлек Айылана фотограф, видеога төшерүче булып эшли.

Шул ук вакытта атнага бер мәртәбә якшәмбе мәктәбендә балалар белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Аларны укырга, язарга өйрәтә, якут халкының гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән таныштыра. Һөнәре буенча – башлангыч сыйныф укытучысы. Өч ел мәктәптә укытып караган, хәзерге вакытта университетта читтән торып белем ала. Үзе – Якутиянең Таттинский районыннан. Казанны ул яшьләргә үсү өчен мөмкинлекләр күп булганга сайлаган. Шулай ук төрки тамырлар да тарткан күрәсең, ди.

– Чит җирдә телне саклау җиңел түгел. Шуңа күрә балаларны якшәмбе мәктәбенә йөртәбез. Укытучыны да өйгә чакыргалыйбыз. Иртән торуга Якутия хәбәрләрен кабызып куябыз. Колакларына керсен, дибез. Өйдә үзара якутча сөйләшәбез. Телне өйрәтү – безнең өчен зур бурыч, – ди Матвей.

Сүзгә Алена да кушылып, үз фикерен җиткерде:

– Якут телен гади мәктәптә өйрәнү мөмкинлеге юк. Шуңа күрә ул-кызларыбызга ике ел авыррак булды. Хәзер милләттәшләребезнең балалары белән аралашалар. Казанда 15ләп якут гаиләсен беләм. Балалар якутча аңлый, тик кайвакыт сорауларга җавап биргәндә төртелеп калалар. Ирем якутча китаплар укый, балалар тыңлый. Бездә шундый гадәт бар. Кичен өйне җилләтәбез дә һәркем берәр сәгать үзе теләгән китапны укый. Җәй көне каникулга әби-бабайларына кунакка кайтарабыз.

Башкалада үзләрен бик рәхәт хис итә алар. Халыкның мөнәсәбәте: аралашучан, ачык йөзле булуы ошый икән. Эш булганда, Казанда яшәргә ниятләсәләр дә, киләчәктә исәпләре Якутиягә кире кайту. Анда үз йортлары, машиналары бар. «Татарстан бик ошаса да, туган як, әти-әниләр барыбер сагындыра», – ди Семеновлар.

Шаманлык һәм ышанулар

Һәр икенче якутның нәселендә шаманнар бар. Бу юлны үтәр алдыннан алар бик нык авырый. Табиблар да ярдәм итә алмый. Моңа кадәр яшәгән шаманнар аларны төштә дәваларга өйрәтә. Әйтик, балык тоту уңышлы булсын өчен, коймак пешереп, рухларны ашаталар. Якутлар һәр ял көнендә пешерергә тырыша аны. Йортны начар затлардан арындыру өчен кирәк бу. Яңа урынга ял итәргә барганда да, коймак пешереп, шуны җирдә калдыралар. Үзләренчә рухларны шулай сыйлыйлар.

12–13 июль – рухлар көне. Бу көнне алар урамга чыкмыйча, өйдә тыныч кына утыра. Эшләмиләр, көләргә һәм кычкырырга ярамый. Янәсе, рухларның теге дөньяга алып китүе бар. Икенче көнне печән өсте башлана.

– Сабыйлар еш үлә башлагач, борынгы якутлар моны бары начар рухлар галәмәте дип уйлаган. Бу күренешкә каршы көрәшү өчен ирләр озын чәч үстергән. Имеш, шулай куркытканнар, – ди укытучы Айылана.

Ат ялыннан саклагыч бөтиләр, шулай ук дэйбиир дигән аксессуар ясыйлар. Аның белән элек бөҗәкләрне кусалар, хәзер матурлык өчен тоталар. Шулай ук дэйбиир начар затларны үзенә якын китерми. Аны селкетеп, яшәгән фатирларын тискәре энергиядән чистарталар. Янәсе, алар шул пумаладан курка.

Милли бәйрәмнәр

Муңха – Якутиядә боз астыннан кәрәкә балыгы тоту бәйрәме. Ноябрь аенда саха халкы бергәләшеп елга буена җыела. Учак ягып, шуны өч тапкыр әйләнеп чыгалар. Тонналап балык тотып, килә алмаучыга да өлеш чыгаралар. Мәет җирләүдә катнашучылар 40 көнгә кадәр бу чарада катнаша алмый. Шулай ук көмәнле хатыннарга да килергә кушмыйлар.

Куйуур исә – февраль ахырында уза торган балык тоту йоласы. Бозны тишеп, ятьмә салып, аны сәгать теле уңаена әйләндерәләр. Бәкедә башта бер генә балыкчы тора, соңыннан табышны бергәләп тартып чыгаралар.

Ысыах – Якутиядә табигатьнең уянуына бәйле рәвештә уздырыла торган бәйрәм. Гадәттә иң озын көндә – 21 июньдә үтә. Ысыах бәйрәме вакытында гыйбадәт кылу йолалары үтәлә, милли уеннар уйныйлар, милли ризыклар белән сыйланалар, ат чабышлары оештырыла. Якутлар милли киемнәрдән киләләр. Казанда яшәүчеләр аны Мирный бистәсендәге мәйданчыкта билгеләп үтә. Ирекле көрәштә көч сынашалар. Бөтенесе бергә кояшка таба әйләнәләр.

Йола

Элек балага 40 көннән соң гына исем кушканнар. Бер айдан соң гына кунакка чакырганнар. Күз тимәсен өчен көмеш бөти элеп куялар.

Киемнәре

Милли киемнәрендә һәр бизәк, тамга нәрсәнедер аңлата. Арада сәламәтлек, байлык, муллыкка кагылышлылары да бар. Күбрәк кояш рәсеме сурәтләнгән. Алар аны барлык бәла-каза, начар гамәлләрдән саклый дип ышана. Шулай ук көмештән ясалган бизәнгечләр тагалар. Ирләр, хатын-кыз, балалар костюмнары бер-берсеннән аерыла. Якут ирләре билләренә пычак (быһах) тага. Милли бәйрәмнәргә шулай йөриләр.

Чыганак


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»