поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.01.2024 Шоу-бизнес

Фирдүс Тямаев: “Резедәгә, күңелсез хәл килеп чыкса, машинаны, фатирны сат, дидем...»

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев аягына операция ясаткан иде. Баксаң, Фирдүс инде концерт сезонына ныклап әзерләнә икән. Җырчы белән элемтәгә кереп хәл-әхвәлен белештек.

– Фирдүс, хәлләрегез ничек? Аяклар ни хәлдә?
– Аяк төзәлеп килә, Аллаһка шөкер. Итекне салдым. Машинада үзем йөрим инде. Аякны сакларга тырышам, аксап кына йөрим әле. Бөтен авырлык белән басарга куркам. Бу операция Германиядә ясатканына караганда да кыенрак булды. Хәзер концертларга әзерлек эшләре гөрләп бара.

– Аякта гипс булган килеш тә җырлап йөрдегез бит...
– Яңа елларда әйбәт кенә банкетлар эшләдек. Аякта итек күренмәсен өчен махсус киңрәк балаклы штан тектерергә туры килде. Аякка артык “нагрузка” бирмәскә тырыштым. Төркемгә дә Яңа еллар бәйрәмнәре вакытында чыгышларына күбрәк түләдем.

– Төркемегездән китүчеләр булдымы?
– Төркемдәгеләр операция турында белгәч: “Без синең белән калабыз, абый”, – дип әйттеләр. Егетләр-кызлар ташламады. Төркемдәге кешеләрне дә гел алыштырып торасы килми, һәркемнең үз урыны.

– Бу операцияне үзебезнең табибларга ышанып тапшырдыгыз, дип беләм...
– Узган операцияне Германиядә ясатуның сәбәбе – табиб  таба алмау иде. Аларны да аңлап була, бу катлаулы операция. Дөресен әйткәндә, Германиядә операциядән соң, сакланмадым. Кайткач ук, итекне салып ташладым, концертларга чыгып киттем. Бу юлы сәламәтлегемә җаваплырак карыйм. Ике җиргә сеңерләр үскән булган, аларны да кисеп аттылар. Операциягә кергәнче МХОда катнашучы егетләргә ярдәм җибәрдем, шуңа да күңелем тыныч. Тормыш иптәшем, Резедәгә дә: “Алай-болай күңелсез хәл килеп чыкса, машинаны, фатирны сат. Балаларның тормышы тәэмин итәргә кирәк”, – дидем. Аңа бу сүзләрне ишетү җиңел булмагандыр. Барыбызның да гомере чикле бит. Барысы Аллаһ кулында.

– Әниегез дә күзгә операция кичергән иде. Аның хәле ничек?
– Әнинең хәле яхшы, Аллаһка шөкер. Тешләр ясатып йөри әле. Имплантлар куйдыртабыз. Быел әнинең юбилее да бит. Коръән ашы үткәрә алсак, әйбәт булыр иде. Кич белән туган-тумачаларны җыеп, хәмерсез генә мәҗлес уздырырга исәп бар. 

–  Операциядән соң бераз ял итә алдыгызмы?
– Гаилә белән күбрәк вакыт уздырырга тырыштым. Чыгышларга бик алынмасам да, концерт сезонына әзерлек эшләре белән шөгыльләндем. Хәзер төркем белән репетиция ясыйбыз. Ял итмәдем диярлек. Видеографлар белән күрештем, студиядә яңа җырлар яздырдым. Өйдә булгач, бик күп идеяләр туды. Мин теләгәнчә тормышка ашыра алсак, концерт узган елгы белән чагыштырганда тагын да шәбрәк булачак. 17 яңа җыр әзерләдем. Концерт 4 сәгатьтән дә ким булмаячак. Программага җырлар өстәлгәч, кайсындыр алып атырга кирәк. Тик кайбер җырларымны алып та ата алмыйм: “Гомер үтә”, “Сайра әйдә сандугач” һәм башкалар. Алар еллар буе тамашачы мәхәббәтен яулап алган җырлар. 

– Нинди үзгәрешләр керә бу сезонда?
– Концертка чыгымнар күп булды, интро, видеолар ясау, яңа программа, костюмнар. Бераз сөйләүне дә киметергә уйладым әле. Концертта патриотизмга багышланган өлеш булачак. Татарның күркәм гадәтен саклап, Нурлатта тамашачыларны бушка чәй белән сыйларга булдым. Концертларга МХОда катнашкан, вафат булган егетләрнең гаиләләренә дә урыннар, бүләкләр каралган. Концертларымда бу инде гореф-гадәткә әйләнде.  Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Нурлат, Казан һәм башка район үзәкләренә гастрольләргә чыгарга исәп. Казанда билетларның 70% сатылып беткән икән. Әле бит реклама да куймадык, шуңа күрә тамашачыма да рәхмәт әйтәсем килә. 

– МХОда булганнар белән хәбәрдәме?
– Операциягә керүне белгәч, егетләр дә “абый, без синең белән”, дип, видео яздырып җибәрделәр. МХО зонасыннан бер медаль кайтты әле. Егетләр миңа әйберләр җибәрде: кинжал, авыз гармуны, баян. Безнең ярдәмгә җавапсыз каласылары килми. Барыбыз да исән-сау булыйк.
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 17.01.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»