поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.01.2024 Дин

Хәләл ит турында хаталы фикерләр

“Ислам динендә “хәләл” төшенчәсенә бик зур әһәмият бирелә. Тулаем алганда “хәләл” сүзе “шәригать тарафыннан рөхсәт ителгән, кулланырга ярый торган” дигән мәгънәне үз эченә ала.

Әлеге төшенчә кеше тормышының һәр өлкәсенә кагыла: ашау-эчү генә түгел, кием, бизәнү әйберләре, шәхси гигиена, ял, күңел ачу чаралары, акча, кешеләр арасындагы мөгамәлә, үз мөлкәтеңне тоту һ.б. хәләл (рөхсәт ителгән) яки хәрам (тыелган) булырга мөмкин. Ләкин шулай да “хәләл” сүзе ешрак рөхсәт ителгән һәм дөрес итеп әзерләнгән ризыкка карата кулланыла. Кызганычка, халык арасында итнең хәләллеге турында хаталы фикерләр шактый таралган. Түбәндә шуларны карап үтик.

 
“Хәләл” төшенчәсенең капма-каршысы – “хәрам”, ягъни шәригать тарафыннан тыелган нәрсәләр. Коръәндә ашарга тыела торган ризыклар төрләре турында “Маидә” сүрәсенең 3нче аятендә әйтелә: “(Чалмыйча җаны чыккан) үләксә, кан, дуңгыз ите, Аллаһтан башка затка багышлап чалынган, буылып үлгән, (таш, күсәк белән бәреп) үтерелгән, биеклектән егылып үлгән, сөзеп үтерелгән, җанварлар ботарлаган хайван итен ашау... сезгә хәрам ителде”.
 
Кызганычка, халык арасында итнең хәләллеге турында хаталы фикерләр шактый таралган. Шуларның кайберләрен мисал итеп китерик:
 
1. Дуңгыз ите түгел икән, димәк, хәләл.
Чынлыкта исә югарыда китерелгән аятьтән билгеле булганча, шәригать таләпләренә туры китереп чалынмаган һәрбер малның ите хәрам була.
 
2. Сыер, сарык яки тавык ите икән, димәк, хәләл.
Махсус кабатлап язылды, чөнки бу иң еш таралган хаталы фикер: янәсе, дуңгыз түгел бит, сыер (сарык) ите! Әмма сыер, үгез, сарык, тавык, каз, үрдәк һәм башка мал-кош хәләл стандартларына туры китереп чалынмаган булса, аның ите хәрам була.
 
3. Әгәр ашар алдыннан “бисмилла” әйтсәң, нинди дә булса ит хәләлгә әйләнә.
Чынлыкта исә, әгәр мал шәригать кануннары буенча чалынмаган булса, аны ашар алдыннан 100 тапкыр “Бисмилла” әйтсәң дә, ул ит хәләлгә әйләнми, хәрам була.
 
4. Ит авылдан китерелгән икән, димәк, хәләл.
Бу очракта да шул ук кагыйдә үз көчендә кала: әгәр малны чалган вакытта “Бисмилләһи Аллаһү әкбәр!” дигән сүзләр әйтелмәгән булса, кайда чалынган булуына карамастан (авылдамы, шәһәрдәме) аның ите мөселманнар өчен тыелган (хәрам) була.
 
5. Ит ризыгы төргәгендә “мусульманская”, “татарская” яки башка шундыйрак сүзләр язылган булса, димәк, бу ризык (әйтик, колбаса) хәләл.
Ит ризыгы упаковкасында “хәләл” эмблемасы булырга тиеш. Мөселманлыкка тартым исемнәр ул ризыкны хәләлгә әйләндерми, шуңа күрә андый ит ризыкларын ашау мөселманнарга тыела.
 
P.S. Хәләл-хәрам мәсьәләсендә ваемсыз булырга ярамый, чөнки мәгълүм булганча, тәнгә кергән хәрам ризык тәнне генә түгел, күңелне дә каралта, күңелдәге иман нурын киметеп, гыйбадәтебезгә зыян китерә. Әгәр хәрам ризык ашаганнан соң хатын-кыз балага узса, бу хәрам “материал” баланың гәүдәсенә дә күчеп, аны киләчәктә хәрам гамәлләр кылырга этәреп торыр, ди... Шунысы да мөһим: хәрам ризык тәнгә сеңеп кала һәм ахирәттә тәндәге хәрам Җәһәннәм утында янып бетмичә, кеше Җәннәткә кертелмәячәк икән...” – дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.
Фото: vk.com/rishathazrat
Автор:Фануз Хабибуллин

---
Матбугат.ру
№ --- | 17.01.2024
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»