поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.01.2024 Криминал

Татарстанда 10 яшьлек кыз, апасы исеменә кредит алып, акчаны мошенникларга күчергән

Түбән Кама шәһәрендә 10 яшьлек кыз мошенниклар корбанына әйләнгән: ул апасына кредит алып, бөтен акчаны кемнеңдер картасына күчереп куйган. Бу хакта “НТР” Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Кыз үзенең яраткан уенына багышланган телеграм-каналына язылган икән. 15 гыйнвар иртәсендә каналда уен валютасын өләшү турында пост чыккан, сылтамасы да бирелгән. Кыз, шул сылтама аша узып, ниндидер чатка эләккән.

Баланың әңгәмәдәше – хатын-кыз, әти яки әнисенең телефонын алып, аны фотога төшерүен сораган. Кыз әле йоклап яткан 18 яшьлек апасының телефонын алган. Мошенник баладан смартфондагы барлык кушымталарның, шул исәптән банк кушымтасының фотосурәтләрен, шулай ук смс аша килгән хәбәрләрне җибәрүен сораган.

Аферист кызга шул рәвешле уен валютасына ия булачагын әйткән. Бермәл апасы, уянып, телефонын кулына алган һәм банк кушымтасында үзенә 40 мең сум кредит рәсмиләштерелүен, бөтен акчаның чит кеше картасына күчерелүен күреп алган. Шул ук вакытта картасыннан үзенең 700 сумын юкка чыгуын аңлаган.

Шуннан кыз, әнисенә шалтыратып, килеп туган хәл турында сөйләп биргән. Соңыннан гаилә полициягә мөрәҗәгать иткән. “Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.01.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»