|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.01.2024 Киңәш-табыш
Болай итеп утыртсаң, суган чебенләмиБик җайлы һәм гади генә ысул. Укучыбыз шундый киңәш бирә. Гадәттә, тәрәзә төбенә суган утыртканнан соң чебеннәр интектерә. Ә мин бер җайлы ысулын таптым. Аның бер катлаулылыгы да юк.
Мин суганнарны күммим, ә бернинди ара калдырмыйча тыгызлап, туфрак өстенә тезеп чыгам. Су сибү өчен буразна калдырам, чөнки суган өстенә су сипкәнгә чебенли. Болай эшләгәндә исе дә чыкмый, чебене дә юк.
Кыш буе өстәлемнән яшел суган өзелми: бетә тора, утырта торам. Бик уңайлы!
Автор:Гөлия Мөгаллимова
--- |
Иң күп укылган
|