16.01.2024 Мәдәният
Тинчурин театры 2024 елны ике премьера белән башлый
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 2024 елны ике премьера белән башлый. 31 гыйнвар, 1 февральдә 18.30 сәгатьтә Г.Исхакый буенча «Җан Баевич» трагикомедиясе (12+) куелачак. Режиссеры – Илнур Гарифуллин. Төп рольне Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Закиров башкара.
25 гыйнварда 18.30 сәгатьтә «Синең хакта...» театраль концерт узачак. Әлеге чара – татар халкына багышлау-концерты – танылган, барыбыз да яраткан җырлар аша татар музыка мәдәниятенең, шуның белән бергә бөтен татар халкының 1910 нчы елдан алып бүгенге көнгә кадәр булган үсеш-үзгәрешен тасвирлый.
Әлеге концертка музыкаль әсәрләр «ХХ гасырның 100 татар җыры» проекты нигезендә сайланды. Җырларны башкарачак: Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның халык артистлары Резедә Төхвәтуллина, Рамил Минханов, Татарстанның атказанган артистлары Гөлчәчәк Хафизова, Гүзәл Гайнуллина, Харис Хөснетдинов, Зөлфәт Закиров, театрыбызның талантлы артистлары Илнур Байназаров, Резедә Сәләхова, Артем Пискунов һ.б. Концерт режиссеры – Камил Гатауллин.
20-22 февральдә «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хопера тәкъдим ителәчәк. Авторы – Илгиз Зәйни. Режиссеры – театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов.
28 февральдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры концерты узачак. Быелгы сезонда оркестр үзенең 35-еллыгын билгеләп үтә.
6-7 мартта Мәскәүдә Тинчурин театры гастрольләре көтелә. Алар театрның 90-еллыгына багышлана.
Театрның проектлары да дәвам итә. «Идел» журналы белән берлектә уздырыла торган «Язга хәтле яз» төбәкара драматургия конкурсына эшләр 15 мартына кадәр кабул ителә. Озын исемлек (лонг-лист) 30 мартка кадәр билгеле була. Кыска исемлек (шорт-лист) 15 апрельгә кадәр игълан ителә. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 30 апрельдә үткәреләчәк.
Гыйнвар-мартта Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча «Алкыш» коллаборацион театраль лаборатория-семинары проекты кысаларында күмәк укулар (читка) узачак.
Премьералар уңаеннан 18 гыйнвар 11.00 сәгатьтә «Татмедиа»да матбугат конференциясе оештыралачак.
Спикерлар:
1. Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов – К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры
2. Туфан Риф улы Имаметдинов – К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры
3. Зөлфәт Хәйдәр улы Закиров – Татарстанның атказанган артисты
4. Ильяс Фәйзрахман улы Камал – К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры