|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.01.2024 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда М7 трассасында унлап машина бәрелешкән (ВИДЕО)Бүген М7 трассасының 958 километрында Мамадыш районының Түбән Яке авылы янында көндезге сәгатьләрдә күмәк юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте. Юлга кар салган трассада ике җиңел автомобиль, өч йөк машинасы һәм ике «Газель» бәрелешкән.
Шаһитлар сүзләренчә, «ГАЗель» йөртүчесе машина салонында кысылган. Урында ашыгыч хезмәт хезмәткәрләре эшләгән.
Юл-транспорт һәлакәте аркасында бу участокта хәрәкәт итү кыенлашкан.
--- |
Иң күп укылган
|