поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.01.2024 Язмыш

Актаныш юлында һәлакәткә юлыккан Артур: “Ни хәлләр итим? Гөлнарамны кайтара алмыйм...”

11 гыйнвар көнне Актаныш районы җирлегеннән үтүче М-7 юлының 1130 нчы чакрымында ике йөк машинасы маңгайга маңгай килеп бәрелешә. Каты бәрелештән йөк машиналарының икесе ике якка оча. “FAW” машинасы нык изелә. Тагын да җанны әрнеткәне – пассажиры Гөлнара Фатихованың да 54 яшендә гомере өзелә. “FAW”ның йөртүчесе Артур Фатиховның хатыны булып чыга ул.

“Ике газиз баласы күмелгән...”

Актаныш районының Иске Байсар авылында башланган матур иртәне хафага салып, кайгылы хәбәр кайтып керә: юлда бәрелеш, Гөлнараны юл читенә сузып салганнар, үлгән... Хәбәр, йорттан-йортка йөреп, мәрхүмәнең Иске Кормаш авылында ялгыз яшәүче газиз әнисе – 81 яшьлек Дәнисә апага да барып ирешә. Ә төп йортта 82 яшьлек Флера апа өзгәләнә: килене Актаныш моргында, улы Чаллы хастаханәсендә... Гөрләп барган тормышларына күз тигәндерме, язмыш үчләшәдерме, мәгәр бүгенге көндә Фатиховлар гаиләсенә бик авыр – ут өстенә баскандай язмыш сынавын кичәләр. 
 
Гөлнара ханымны 12 гыйнвар көнне ике газиз баласы күмелгән Иске Байсар авылы зиратына җирлиләр. Хәләлен соңгы юлга озатырга, Артур әфәнде дә гариза язып хастаханәдән чыга. Аягында басып тора алмаганга, машинада утырган килеш булса да, хәләлен җир куенына иңдерүләрен карап тора. Сүзсез генә бәхилләшә. 
 
– Гөлнарамны җирләгәндә хастаханә палатасына җаным сыймый, кайтам, дидем. Кирәкле белешмәләрне тутырдым, хәлем авырая икән, үзем җавап бирәм, табиблар ярдәменнән баш тартып, имза куйдым. Минем саулык рәтләнер, тернәкләнермен, тик менә Гөлнарамны гына кире кайтара алмыйм. Нишләтим соң... Нихәлләр итим?.. Ул көне аның ялы иде. Мин бер эшкуарга ялланып эшлим. “FAW”ны төзекләндерергә кирәк иде, Чаллыга махсус йөк машиналарын карый торган автосервиска киттем. Гөлнара да минән калмады. Әйдә, мин дә синең белән барыйм әле, бәлки сиңа машинаңны калдырырга туры килер, юлда үзең генә йөргәнче икәү күңеллерәк, балаларга да кереп чыгарбыз, дип тиз генә җыенды да, минем белән утырып чыгып та китте. Әни озатып калды. Юлда әйбәт кенә бардык. Пучы авылын узгач, шушы хәлгә тарыдык. Анда М-12 юлы уза, һаман да салып бетерә алмыйлар. Мин бит үзем каршы якка чыкмадым. Алдымда барган машиналар кинәт кенә әкренәйделәр дә, мин дә бәрелмәс өчен тормозга бастым. Юлда коточкыч бозлавык. Шуннан китте машина каршы як полосага шуып... Андый чакта туктатырмын димә инде. Каршыга Scania йөк машинасы килә икән, аңа килеп тә бәрелдек. Каты итеп китереп органны беләм, шуннан берни хәтерләмим. Гөлнараны ничек алганнарын да күрмәдем. Аның янына килеп чүгәләдем дә кебек. Ярдәм итеп булмыймыни соң, дигән сүзем исемдә. Аны да кемгә әйткәнмендер... Денис улыма шалтыраттым. “Әниең белән бәрелдек. Өзелде бугай, әниеңне югалттык... Мине дә хастаханәгә алып китәләр, өйдә әбиең, әниеңне озатасы... Син кайт, зинһар”, – дидем кебек. “Ашыгыч ярдәм”гә шалтыраткач озак көттек. Мине Юл иминлеге куркынычсызлыгы хезмәткәрләре машинага утыртып, үзебез бара торабыз дип, “Ашыгыч ярдәм” машинасына каршы йөгерделәр, аннары Чаллыга ук алып киттеләр. Гөлнара миннән юл читендә ятып калды. Йөрәгем дә аның янында калды инде, гәүдәм генә, күләгә кебек, бер урыннан икенче җиргә күчеп йөрде. Бөтен барлыгым Гөлнарам белән бергә китеп барды. Хәзер ничекләр яшисе булыр, белмим дә, – ди Артур әфәнде.
 
Аны юатырдай сүзләр табуы авыр. Ләкин бер нәрсә хак – һәр кеше үзенә бирелгән гомерне яши. Тиешлесе тәмамлануга, кеше заты кайда гына булмасын, нинди генә хәлгә очрамасын, соңгы сулышында өзелә. 
 
– Гөлнараны җирләргә килгән имам да шулай сөйләде. Акылым белән аңлыйм да, югалту хәсрәте бик ачы. Матур итеп яшәдек, меңнән-мең риза мин аңа. Урыны оҗмах түрләрендә булсын, миңа рәнҗеп китмәсен, – ди ул. 
 
Гөлнара ханымга 17 гыйнварда 55 яшь тулган булыр иде. Күркәм юбилеен билгеләп үтәргә насыйп итмәгән Ходай аңа.

“Без дә бер үләрбез дип, кем уйлаган?” 
Гөлнара ханым, әйткәнемчә, Иске Кормаш авылы кызы. 1989 елны Иске Байсар авылы кибетенә сатучы булып эшкә килгәч, булачак ире Артур әфәнде белән танышалар.
 
– Сатучы Рәзинә апа да фатирда яшәде. Бик чибәр иде ул! Бер күрүдә яраттым мин аны. Өч айлап кына очрашып йөрдек тә, өйләнештек. Миңа – 24, аңа 20 яшь иде. Гөлнарам да шәһәр җирен яратмады, мин дә, ныгытып авылда төпләндек, – ди әңгәмәдәшем.
 
Кайнана-кайнаталы йортка килен булып төшкән кызның гармунчы егеткә гашыйк булып, яратып кияүгә чыгуы бәхәссез. Артур Фатихов – тирә-юньгә данлыклы бер баянчы. Күпме яшьләрне кавыштырган, туйлар түреннән төшмәгән, бәйрәм, кичәләрне гөрләткән!
 
– Әти дә, аның бертуганнары да гармунда өздереп уйныйлар. Нәселебез белән гармунчылар без. Улым гына уйнамады. Кечерәк чакта, күпме әйттем, өйрәнмәде, хәзер бик кызыга да, үкенеп тә куя, инде соңга калды, вакыт узды. Өч бала үстек, Ландыш апам белән Ландрена сеңлем дә гармун тотып карамады. Оныкларыма өметләнәм әле, бәлки Диләрә белән Диана уйнар. Әти миңа хромка гармуны алып биргәндә мәктәпкә дә кермәгән идем. Җиденче сыйныфларда баянлы итте. Әни кырысрак иде, әтигә, улыңны эшкә өйрәт, кызлар кебек иркәләмә, дисә, тормыш үзе өйрәтә ул, менә күрерсең, белмәгән эш булмас, дип әтинең җавап биргәне истә. Безгә йомшак булды әти, кычкырмады, әрләмәде. 62 яшендә китеп барды мәрхүм. Йөрәктән. Ул елларда әтине олыгаеп җирләгән кебек иде, хәзер аңлыйм – үзем дә әти яшенә җитеп киләм, егет чагында китеп барган икән... Гомернең җир җимертеп яшәрлек мәле, күңел дә яшь. Их, хәсрәтсез, яратканың белән картлыккача тиң, бергә яшәсәң лә икән, – ди Артур әфәнде. 
 
Җеп очын хәсрәтеннән читкәрәк алып китәргә тырышсам да, әңгәмәдәшемнең сүзе әйләнә дә кайта Гөлнара ханымга. 
 
– Беренче улыбыз җитлекмичә үле туды. Габдулла исеме кушып җирләдек. Икенчегә Денисны алып кайттык. Ул да җиде айдан туган иде, бәхетебезгә гомерле булып, безне куандырып үсте. Өйләндердек. Киленебез күрше Киров авылы кызы, исеме – Илзия. Чаллыга төпләнделәр, ике бала үстерүләрен әйттем инде. Диләрә беренче сыйныфта укый, Дианага 2 яшь. Оныклар өчен җан атып яши идек, алар кайтасы көнне Гөлнараның пешеренүләре... Өченчесе итеп кыз бала алып кайтырга җыенган идек тә, ул да җитлекмичә туып, сабый гомереннән гүргә иңдердек. Фатыйма дип исем куштык. Ул чакта без дә бер үләрбез дип кем уйлаган? Балаларның да каберләре янәшә түгел. Әниләре кабере дә алардан читтә шул менә. Инде үземне Гөлнара янына урнаштырырсыз дип, әйтеп куйдым, – ди Артур әфәнде.
 
Фатиховлар гаиләсе авылда бер дигән, хөрмәтле, тәртипле. Исән чакларында алар мәҗлескә баралармы, сәфәргә чыгалармы – гел бергә йөргәннәр.
 
– Кибеттә өч сатучы, шундый график белән эшләделәр: икесе ике атна эшләде, ә берсе бер атна ял итте. Гөлнара, чираттагы ялыннан соң, 12 се эшкә чыгарга тиеш иде, гүргә иңдердек... Мәңгелеккә китте. Аның бөтен җәрәхәте башында дип беләм, моргтан биргән язуларын әле укый алмыйм, йөрәк җитми. Моргтан кәфенләтеп кайтардык. Җирләгәч тә, өчесен укыттык. Безнең якта шулай, мәетне җирләгән көнне кич мәрхүмнең өчесе укыла. Күршеләребез бик әйбәт, үз кафелары бар, без зираттан кайткан төшкә кафеда көйләнеп көтеп тордылар. Рәхмәттән ары сүзем юк, изгелекләре меңе белән үзләренә әйләнеп кайтсын, – ди ул.
 
Гөлнара ханымның төшенә кермәвенә уфтанса да, йоклый алмавын исенә алып, йокыга талгач хәләле белән төшләрдә генә булса да күрешәсенә өметләнә ул.
 
– Машинаның карарлык җире юк. Хуҗасы белән ул хакта сөйләшмәдек. Түләргә туры килерме, нишләрбез – әлегә белмим, – ди Артур әфәнде.
 
Кайгы килгән гаиләнең хәлен аз гына җиңеләйтәсе килеп, ярдәм итәргә телүчеләр өчен Артур әфәнденең телефон номеры: 89061177856 Сбербанк картасына беркетелгән. Тамчыдан да күл җыела, ди безнең халык. Ярдәм итәргә тырышыйк. 
 
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 16.01.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»