поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.01.2024 Язмыш

«Күрешүне көтеп яшәдем»: ана, югалтып, 25 елдан соң тапкан улын җирләгән

Арчада яшәүче 88 яшьлек Гайшә апа Якупованың язмышын китап итеп язарлык. Бер йөрәгенә күпме хәсрәт сыйган аның. Башта улы һәлак була, аны җирләргә кайтканда, икенче улы эзсез юкка чыга. Бу хәсрәтләрне күтәрә алмыйча, ире үлеп китә. Югалган улы белән 25 елдан соң табышып, тагын ике елдан соң гына очраша алар. Тик бу көннәрдә ананың тагын хәсрәтле чагы.

Улы вафат булган. Аның җәсәден Арчага алып кайтачаклар. 

Әлегә Гайшә апа кызы Гөлшат тәрбиясендә гомер итә. Ә бит алар ире Зәки белән шулкадәр матур тормыш итәләр. Ике улларының да Себердә эшләп йөргән чагы. Әле берсе, кайтып, хәл белеп китә, әле икенчесе. Тик кече уллары Ришатның әти-әнисе янына чираттагы кайтуы фаҗига белән тәмамлана. Ул юл һәлакәтенә очрый. Энесенең һәлак булганын ишеткәч, абыйсы Илшат та юлга кузгала. Аны менә кайтып җитәр дип көтәләр дә көтәләр. Ул чакта кәрәзле телефоннар юк, тиз генә хәбәрләшеп булмый. Күпме генә көтсәләр дә, Илшат кайтмый, суга төшкәндәй юкка чыга.

– Ирем бу хәсрәтләрне күтәрә алмады. Бер-бер артлы ике балаңны югалт әле. Әле ярый янымда кызым булды. Ачы хәсрәтләрне бергә күтәрдек, – ди Гайшә апа. Еллар узса да, Гайшә апа Илшатын барыбер көтә. Ришатның үлемен кабул итсә дә, Илшатны исәндер дип көтә ул. Ана йөрәге ялгышмый, алар 25 елдан соң табыша. Илшат энесен җирләргә кайтканда бәлагә тарый, хәтерен югалта, кайда туганын, әти-әнисенең барлыгын – барысын да оныта. Язмыш аны рус милләтеннән булган бер кыз белән таныштыра. Киленнәре интернет аша иренең туганнарын эзли башлый. Ул вакытка Илшатның исеме дә Михаил була инде…

– Бервакыт кызым, шалтыратып, үзләренә чакырды. Ул чакта әле йөгереп йөри торган вакытым. Тиз генә килдем. Кызым миңа бер фото күрсәтә. Илшатымны шундук таныдым. Без аны, яратып, «абый-тәтәй» дип йөртә идек. Дөресрәге, ул энесенә дә, сеңлесенә дә исем биреп, үзенә-үзе кушамат уйлап чыгарган иде, – ди Гайшә апа. – Беренче көнне килен белән языштык кына. Икенче көнне кызым аларга скайп көйләргә кушты. Шулай итеп, күрешеп сөйләшә башладык. Алар Хабаровскида яшиләр иде. Ике ел аралашып тордык. Аннары алар безгә кайттылар. Ул чакта Гайшә апа имгәнгән була. Бер аягы кысылып, мускуллары өзелеп бетә. Икенчесен егылып имгәтә. Улын поезддан каршы ала алмый ана. Кайтуларын өзгәләнеп өендә генә көтә.

– 2013 ел иде ул. Улым «әнием» дип кайтып керде. Нәкъ малай чагында кебек иде ул. Күрүгә, йөрәкләрем әллә нишләп китте. Каршы ала алмавыма читен булды. Ул чакта мин урында ята идем. Алар мине бастырып та карадылар. Тик озак тора алмадым, яткырдылар. Шунда улым, тезләнеп, аякларымны кочып елады. Рәхәтләнеп елаштык. Тик менә хәзер елый да, көлә дә алмыйм… – ди Гайшә апа. Алар улының гаиләсе белән 10 ел аралашып яшәргә өлгереп кала. Килен дә Арчаны бик ярата. – Алар быелның май аенда бөтенләйгә Арчага күченәсе иделәр. Былтыр ике ай торып киткәннәр иде. Әле, бәлки, май җиткәнен дә көтмәбез, диделәр. Көтмәделәр инде. Илшатым көтмәде. Декабрьнең 21ендә, ашказаным авыртып китте әле дип, ишеккә барып сөялгән дә шуып кына төшкән. Шунда ук үлә балам. Табиблар, йөрәк, ди. Шул көннән бирле моргта ятты. Алып кайтып җирләдек, – ди Гайшә апа. – Килен, монда калам, ди, икәү яшәячәкбез. Бирде язмыш кирәкне! Кайчак: «Ник миңа гына соң бу?» – дип тә үпкәләп куям. Аннары тынычланам. Аллаһы Тәгалә яраткан кешесенә генә күтәрә алырлык сынау бирермен дигән. Димәк, мин күтәрә алам. Әле менә тагын имгәндем. Бу юлы таеп китеп, кулымны сындырдым.

Гайшә апа, язмышымны кино итеп төшерерлек, дип тә әйтеп куя. Әмма шулай да зарланмый ул. Улын таба алуларына сөенә. Азмы-күпме вакыт бергә була алдылар бит! – Бала хәсрәтеннән ачы хәсрәт юк икән. Ришатымны югалткач, Илшатымны табармын дип яшәү көч бирде. Инде таптым дигәч, тагын югалттым. Үз хәлемне үзем генә беләм. Берәүгә дә мин күргәнне кичерергә язмасын, – ди Гайшә апа.

 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.01.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»