|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.01.2024 Шоу-бизнес
Айгөл Бариева хаҗ кылуы турында: "Линарым белән барырга тиеш идек. Өлгермәдек..."Татар эстрадасының якты йолдызы Айгөл Бариева гомрә хаҗына киткән. Изге сәфәргә кузгалгандагы хис-кичерешләре белән ул үзенең сәхифәсендә болай дип бүлешә: "Яңа елымны мин үземнем иң төп хыялларымның берсен тормышка ашырудан башларга булдым.
Монда без Линарым белән ул үлгән елны бергә барырга тиеш идек. Өлгермәдек...
Аллаһыма шөкер,миңа насыйп булды. Мин бу көнне бик көттем.
Эчемдәге кичерешләремне, дулкынлануны сезгә аңлата да алмам кебек. Юлга чыгар алдыннан бер атна кала, хәтта йокы да кермәде.
Безгә Хәерле изге юллар теләгез, дусларым, туганнарым.
Ә без инде барыбызга да догада булырбыз. Изге ниятләребез кабул булсын", - дип уртаклаша Айгөл Бариева.
--- |
Иң күп укылган
|