|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.01.2024 Фаҗига
Документлары артыннан утка кереп янып үлгәннәр
Уфа районының Николаевка авылындагы йортта янгын чыккан. Кызганычка каршы, утны сүндерү барышында үлгән ир һәм хатын гәүдәләре табылган. Соңрак ачыкланганча, йортта янгын хәбәрчесе урнаштырылган булган. Әлеге җиһаз, куркыныч турында кисәтеп, вакытында эшләп киткән.
Аның тавышын ишетеп, хуҗалар өйдән чыгып өлгергән, ләкин документларын алыр өчен яңадан керергә карар иткәннәр һәм һәлак булганнар.
Фото: "МЧС по РБ"
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|