поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.01.2024 Киңәш-табыш

2024 елда нинди исемнәр популяр булачак?

Хәзерге заманча яңгырашлы ят исемнәргә күнегеп беттек бугай инде. Яшь әти-әниләр яңа туган балаларына нинди генә исемнәр кушмый. Яңгырашы матур дип, мәгънәсе аңлаешсыз, хәтта берникадәр сәер исемнәр сайлау модага кереп бара. «ВТ» хәбәрчесе «заманчалык»ның сәбәпләрен ачыкларга тырышты.

Исем генә димә

Дөньяда кеше исемнәренең күптөрлелеге буенча татарлар беренче урында тора. Бездә 25 меңнән артык исем бар икән. Һәркайсының – үз мәгънәсе. Бүген нинди исемнәр модада? Ни өчен әти-әни баласына гадәти булмаган исем кушып, «мөгез чыгарырга» ярата? Белгечләр фикеренчә, бу күренеш ата-аналарның башкалардан аерылып тору теләгенә бәйле.

– Балага гадәти булмаган исем бирү омтылышы еш кына аерылып тору һәм игътибар җәлеп итү теләге белән аңлатыла. Бу вакытта әти-әни бала турында түгел, ә үзләре турында уйлый, – ди психолог Надежда Мәхмүтова. – Балага үзенчәлекле исем кушуның уңай яклары да бар. Сирәк исемле балалар еш кына үз-үзләрен тотышы, мөмкинлекләре, иҗади сәләте белән аерылалар. Җәмгыятьтә исем кешенең холкына, язмышына тәэсир итә дигән ышаныч яши. Надежда Мәхмүтова да исем кеше тормышына йогынты ясый дигән фикердә.

– Балага исем сайлаганда, аның мәгънәсенә, килеп чыгышына игътибар итәргә кирәк. Әмма кайбер әти-әниләр моңа бик җиңел карый. Гайре табигый исем кушып, кешене шаккатырырга тели. Модага иярергә кирәкми. Мода тенденцияләре тиз уза, ә балага гомер буе шул исем белән яшисе. Шуны уйлап эш итәргә кирәк. Начар мәгънәле исем баланың психикасы бозылуга, ямьсез холыклы булуына, авыруларга ансат бирешүенә сәбәп булырга мөмкин,  – ди ул.

2024 елда нинди исемнәр популяр булачак?

Бу хакта маркетолог, кеше исеменең цифрлы криминалистик методологиясе авторы Зөфәр Таһиров сөйләгән. Аның фикеренчә, балалар исемнәренең билгеле бер елга популярлыгын фаразлау кыен, чөнки мода тенденцияләре һәрвакыт үзгәреп тора. Әмма хәзерге вакытта популяр булган һәм быел актуаль булып калачак кайбер исемнәр бар. Татар исемнәре арасында болар –  Айгөл, Айдар, Айнур, Айшат, Әлия, Дамир, Эльмира, Фәрит һәм Рөстәм.

«Шок хәлендә калдылар»

Популяр блогер Алия Рәҗәпова (Аляска) күптән түгел әни булды. Ире Марат белән улларына Тим дип исем кушканнар.

– Малай буласын белгәч тә, шулай дип атарга булдык. Дөрес, мулла икенче мөселман исеме кушты. Тик барлык кеше өчен ул Тим булачак, бу аның тулы исеме,  – дип язган блогер социаль челтәрләрдә. – Запаста тагын ике исем бар иде: Дамир һәм Мартин. Дамир – чын татар исеме. Минем өчен бу якты, кадерле нәрсә. Борынгы исем булса да, ул миңа бик заманча кебек тоела. Ләкин минем әтиемнең бабасы Дамир булган, шуңа кабатланырга теләмәдек. Язмышларның кабатлану ихтималы да бар, дип әйтәләр. Чаллыдан Лилия һәм Рәсим Ибраһимовлар да сабыйларына үзенчәлекле исем сайлаган. Алар беренче кызларына Луна (басым у хәрефенә ясала) дип кушкан. Луна хатын-кыз исеме латинчадан «балкыш», «ай яктысы» дигәнне аңлата. – Кызыбызга матур һәм гадәти булмаган исем теләдек. Сирәк булсын һәм башкалардан аерылып торсын, дидек. Очраклы гына Луна исеменә тап булдык һәм ул шунда ук күңелебезгә үтеп керде. Озак уйладык, әмма кызыбызны башка исем белән күз алдына китерә алмадык. Туганнар исемне бала тудыру йортыннан чыкканда гына белде. Бераз гаҗәпләнделәр, ләкин каршы килмәделәр, – ди 26 яшьлек Лилия.

Танылган алып баручы, җырчы Ләйсән Таишеваның да балаларының исемнәре гадәти түгел.

–  Улым Роланга исемне мин уйлап таптым. Ирем – рус, үзем татар булгач, интернациональ исем теләдек. Интернеттан эзләп, китаплар укып, Ролан исемен күрдем дә гашыйк булдым. Башта малайга исемне ирем уйлый, кызга мин табам дип уйлаган идек. Тик аның вариантларына риза булмадым, – дип сөйли Ләйсән. – Ролан исеме туган җир, дан, гаделлек дигәнне аңлата. Мәгънәсе бик көчле, яңгырашы да матур. Кызыбыз Эммага исемне Ролан сайлады. Башта Алиса дип кушарга теләдек. Татар телендә дә матур, русча да яңгырый бит. Әмма улыбыз сайлаганны куштык.

Яңа исем – яңа тормыш?

Тормыш булгач, бар да була. Тора-бара исеменнән канәгать булмыйча, аны үзгәртүчеләр дә бар. Исем алыштыру җисем алыштырумы? «Болгар радиосы»ның яңалыклар бүлеге редакторы Камилә Шәһәбиевадан әнә шул хакта сораштык. –  2017 ел. «ТНВ» телерадиокомпаниясенә килеп, радиода яңалыклар бүлегендә эшли башлаган чагым. Дәүләт Советына эш буенча беренче баруым иде. Лифтка кердем, каршымда ак сакаллы бабай тора. «Исемең ничек?» – дип сорады. «Гөлнара», – дим. «Беләсеңме, сиңа бу исем бармый, алыштырырга кирәк», – диде. Берникадәр вакыттан соң исемемне чын-чынлап алыштырасым килә башлады. Моның өчен кеше эзли башладым. Ул вакытта радиода дини тапшырулар алып барган Дилбәр Фәиз бер номер табып бирде. «Хәтер» мәчете имамы Харис хәзрәт Салихҗан янына барырга киңәш итте. Барсам, каршымда Дәүләт Советында очраган ак сакаллы бабай басып тора! Ходай шулай кушкандыр инде, үзе әйтте, үзе алыштырды. Яңа исем зур үзгәрешләр алып килде, дип әйтә алмыйм. Шөкер, тормышымнан зарланмыйм. Исем белән үземне камилләштерергә теләдем, – ди Камилә Шәһәбиева.

Фикер

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ләйлә Дәүләтшина:     

– Миңа калса, хәзер үзебезнең чын татар исемнәрен кушу популярлаша бара. 1990 нчы еллар ахыры, 21 гасыр башында авылларда төрки нигезле исемнәр кушу, гарәп теленнән кергән, йола исемнәре күп кушалар иде. Кемнәрдер аларны хәзер дә үз итә. Модага ияреп, баласына заманча исем сайлаучылар да бар. Андыйлар һәрвакыт булган. Соңгы вакытта Европа алынмалары, неологизмнар, чит телләрдән кергән исемнәр күбәеп китте. Бер көнлек исемнәргә кызыгырга кирәкми. Традицион татар исемнәренә йөз тотсак, дөресрәк булыр. Алар барысы да тупланган. Гомәр Саттаровның «Татар исемнәре сүзлеге»н ачып, һичшиксез, күңелгә ятышлысын табарга була. Исем бит ул хәреф кенә түгел. Аны баланың киләчәген уйлап кушарга кирәк. Әти-әниләрнең шул сүзлектән исемнәрнең мәгънәсе белән танышуын теләр идем. Казанның ЗАГС идарәсе белән берлектә электрон белешмә дә әзерләдек. Анда татар исемнәренең әйтелеше дә, дөрес язылышы да, безгә яки ЗАГСка мөрәҗәгать итеп, карау һәм сайлау мөмкинлеге дә бар.

Бу – кызык!

Берничә ел элек Америка психологы Джин Твендж тикшеренү уздырган. Үз исеменнән канәгать булмаган кешеләрнең, башкалар белән чагыштырганда,  төрле психик комплексларга күбрәк бирешүен һәм үз-үзләренә бик ышанмауларын ачыклаган. Нәтиҗә гади: әгәр кеше үз исемен яратмаса, ул үзен дә яратмый. 2023 елда Татарстанда яңа туган балалар арасында иң популяр исемнәр Кызларга кушылган иң популяр 5 исем арасына Әминә (408), София (309), Ева (308), Ясминә (287) һәм Амелия (286) кергән. Ир-ат исемнәре арасында Әмир (397), Тимур (307), Марк (276), Матвей (269), Кәрим (265) исемнәре популяр. 2023 елда Татарстанда яңа туган балалар арасындагы иң сирәк исемнәр Кызлар арасында – Алесья, Мухлисахон, Илида, Люция, Дилара-Бирсен. Малайлар – Бехруз, Абдулбатин, Мудасир, Вилен, Гор.

 

Ләйсән САФИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.01.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»