|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.01.2024 Җәмгыять
Мәскәүдә кичә яшен яшьнәгәнМәскәүдә яшәүчеләр кичә сирәк була торган күренеш - кышкы яшен яшьнәвен күзәткән. Аның алдыннан көчле кар һәм көчле җил була, ул «кара буран» китереп чыгара. Бу хакта Гидрометүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде. «Российская газета» шул хакта яза, дип белдерде Татар-информ. Яшен Арктикадан салкын һава алып килгән салкын фронт белән бәйле, дип аңлатты ул. Фронт зур тизлек белән хәрәкәт иткән (60 км/сәг) һәм җылы һаваны үз алдына югарыга чыгара (метеорологларны әлеге процессны конвекция дип атый).
«Бу 5-5,5 километр биеклеккә кадәр болытлар барлыкка килүгә китерде, ул яшен активлыгын стимуллаштырды», - дип сөйләде илнең баш синоптигы.
Искәртик, 11 гыйнвар иртәсендә Мәскәүдә һава температурасы нульгә кадәр күтәрелде, шуннан соң һава торышы кинәт начарланды. Башкала төбәге циклон йогынтысына эләкте.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|