поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.01.2024 Фаҗига

Чирмешәндәге фаҗига турында: "Судья балаларны әниләре тәрбиясендә калдырды. Менә нәтиҗәсе"

8 гыйнвар киче тагын бер фаҗига өстәде. Чирмешән районында агач йорт янып, коткаручылар уттан 7 яшьлек кыз баланың гәүдәсен алып чыгарга өлгерсәләр дә, кызганыч, сабыйның гомере өзелде, дип яздык.

Чәчләре утта янган, тәннәренең 15 проценты пешеп, төтенгә буылган җансыз сабый без хәбәрләшкәндә “Ашыгыч ярдәм” машинасында Тикшерү комитеты вәкилләрен “көтә” иде. Әбисе Флера апа белән әтисе Руслан  Маркеловлар да аның янында, ә менә әнисе Әлфия ханым исә комада, хастаханәгә озатылган. Көтелмәгән фаҗигадән кем дә аптырашта, әмма аерылган ир ягының әйтер сүзләре шактый җыелган иде.
 
Фаҗига Әлфиянең әнисе – Венера апа йортында килеп чыккан. Хуҗабикә үзе вахта белән читтә эшли икән, бөтенләй өйдә булмаган. Алдан ук шуны кисәтәм, әңгәмәдәшләрем сөйләгән хәлләр өчен үзләре җаваплы.  Мин – сораучы һәм тыңлаучы, алар исә җавап бирүче. Дөреслек һәм төгәллек мәсьәләсе алар бизмәнендә үлчәнә.  
 
Бу гаилә хакында авыл халкыннан төрле фикер ишеттем. Берәүләр Әлфия ханымга тел-теш тидерми, ә менә икенчеләр бу гаиләнең заманында исәптә торуын шәрехли. Районның социаль яклау бүлеге вәкилләре әлеге гаиләгә кагылышлы нинди дә булса мәгълүмат бирүдән баш тартты. Ә менә элек шушы бүлектә эшләп, икенче районга күченеп киткән һәм исемен язуыбызны теләмәгән ханым исә әлеге гаиләнең аның контрольлегендә булып, чынлап та исәптә торганлыгын тәгаенләде. Флера ханым сөйләгәннәр дә аның фикерен куәтләде:
 
– Бер-ике сүз белән генә аңлатып та булмый. Әлфияне без бала белән алдык. Хәзер ул балага 14 яшь инде. Әнисенең гадәтләреннән олы баласы да арыгандыр, аңа ияреп йөрми, өйдә үзе генә кала иде. Бу юлы да бәхеткә Венера әбисенең йортына килмәгән. Русланнан Әлфия тагын ике бала тапты. Яшәделәр инде, төрлесен күрсәк тә түздек. Аннан аерылыштылар. Балаларны безгә бирмичә тилмертте. Әле берсен генә бирә, әле икенчесен, ә безнең икесен дә бергә кунак итәсе килә иде. Югары судка кадәр барып җиттек. Район судын отсак та, соңгысында судья балаларны әниләре тәрбиясендә калдырды. Менә нәтиҗәсе... Шушы хәл килеп чыгуын көткәннәрме? – дип әрни Флера ханым.
 
Кан басымы югары күтәрелгәнгә безнең белән дә ул бик авырдан сөйләште. Мәрхүм оныгын бик яраткан, монысы хак. Әлфияне ул гәрчә уңай яктан бәяләмәсә дә, балалар әнисе тәрбиясендә үскән. Әтиләре Руслан белән дә күрешкәннәр.
 
– Әлфиядән балаларны сорагач, кечкенәсен безгә китерде, уртанчысын бирмәде. Әниләре йортына килгәннәрен күрдем. Гел күзәтә идем, салгаларга яратканын беләм бит. “Аллаһым баланы саклый күр”, – дип гел теләдем. Көндез район үзәгендәге кибетләргә төшеп мендек. Анда да өйләренә карап киттем, кайткач та сизенгәндәй күземне шул яктан алмадым. Венера кодагый безнең күршедә генә яши бит. Руслан улы белән мунчага китте. Бераздан ирем оныкны алып кайтырга дип мунчага барганда Венера кодагыйның йортыннан төтен чыкканын күреп алган да, йөгереп кергән. Яналар бугай, утлары юк, ди. Чыгып атылдык. Ишекләренә барып ябыштым – эчтән бикле. Йокларга ятканнар дияр идең, сәгать кичке алтылар гына әле. Тиз генә янгын сүндерүчеләргә шалтыраттым. Аш-су бүлмәсенең форточкасы ачык калган, аннан кап-кара төтен ургылуын күрсәгез... Ул тәрәзәгә дә сикереп керә алмадым, кан басымы күтәрелеп киттеме, кисәк кенә йөрәк кагарга кереште, сулап та булмый. Янгын сүндерүчеләр килгәч, йорт тирәли йөренделәр дә, кызның ыңгырашкан тавышын ишетеп, тәрәзәне ватып керделәр. Соңгы аваз бирүе булган инде аның. Түр якта яткан балакаем, алып чыктылар. Пластик эреп, шуның исе белән агуланган, сабыем. Әнисе тәмәке тартырга ярата иде, салгандыр дим, – ди Флера ханым.
 
Әмма авыл халкы Әлфияне декабрь ае буена гел аек йөрде, олы баласын хоккейга да үзе йөртте, ди. Әлфиянең Русланнан тапкан ике баласы да аутизм белән чирлиләр дигән сүзне ишетсәк тә, мәрхүм оныгын исә Флера апа артык шук, бик акыллы дип сөйләде.
 
– 5 яшеннән укырга өйрәнде бит ул, инглизчә дә саный, йөгерек укый иде. Ә кечкенәсе чынлап та авырый, сөйләшми дә ул, үз дөньясы, анысына каршы сүзем юк. Беркайда да эшләмичә, бала акчасына яшәү җайлы булганга да әнисе кызны “чирле” итеп, белешмә алды, – ди әңгәмәдәшем.
 
Мәрхүм кыз бала Лашман авылындагы коррекция мәктәбендә укыган. Әйтүләренчә, Венера ханым, Лашман авылы Чирмешәннән 12 чакрым ераклыкта булганлыктан, оныгын гаилә җылысыннан аермас өчен, анда вакытлыча яшәп торыр өчен йорт та эзләгән. Кыскасы, бала тәрбияләүдә ике әби дә катнашкан, димәк. Гаугалы тормыш менә шундый “әҗер”гә ирешкән – 7 яшьлек кыз бала бакыйлыкка күченгән.
 
Инде боларның барысы да үткәндә кала, ә менә бүгенге көнне хәсрәте фаҗига корбаннарын мәңгелек утка сала...
 
Сабыйны кайчан җирлиселәре билгеле түгел. Экспертиза нәтиҗәләре күмү мәшәкатьләрен көттерәчәк. Янгынның да нәрсәдән килеп чыгуы әлегә белмиләр. Тикшерү эшләре барысына да ачыклык кертер.
 
Ә без, Венера ханымның да фикерен тыңлап, болар хакында соңрак бәян итәрбез. 
 
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 11.01.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»