поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.01.2024 Язмыш

«Улымны озак эзләгәч, көчкә таптылар, күмер өеменнән аралап...»

10 гыйнвар иртәсендә Әлмәт районының Тайсуган авылыннан авыр хәбәр алдык: Анна апа белән Өлфәт абый Гафиятовларның йортлары янып, 34 яшьлек авыру уллары Рөстәм дә янып үлгән.

Йортларын чолгап алган ялкын басыла төшкәч, янгын сүндерүчеләр Рөстәмнең гәүдәсен хәрәбәләр арасыннан озак эзлиләр. Бәлки чыгып киткәндер, куркып дусларында утырадыр, дип тә икеләнәләр. 
 
– Без бу өйдә ике улыбыз белән яши идек. Рөстәм белән Руслан икесе дә авыру, белешмәләре бар. Беркайда да эшләмиләр, өйдә генә, 2нче төркем  инвалидлар. Әниләре Анна белән без лаеклы ялда булсак та, Әлмәттә урам җыештыручы булып эшлибез. Төнге сәгать икенче яртыларда юлга кузгалдык. Артыбыздан ишектән үзләре ябып калдылар. Телевизор караганнар, сөйләшеп утырганнар. Руслан шулай, ди инде.  Иртәнге сәгать сигезенче яртыда өегез яна, дип хәбәр бирделәр. Кайтып киттек. Анна юл буе елады. Мин икесе дә йөгереп чыкканнардыр дип өметләнгән идем дә... – дип сөйли Өлфәт абый.
 
Иртәнге сәгать җиделәрдә Гафиятовлар йортыннан күтәрелгән төтенне, бәхеткә, күпләр күреп өлгерә. Гадәттән тыш хәлләр хезмәтенә дә хәбәр бирәләр, авыл халкы үз көче белән дә янгынны сүндерергә тырыша. Сөйләүләренчә, ярдәм итәргә килгән авылдашларның машиналары хәтта урамны “бикләп”, янгын сүндерү хезмәткәрләренә килеп җитәргә дә берникадәр комачаулый. Урам башында бер тоткарлансалар, килеп җиткәч тә, басым түбән булу сәбәпле, суны бик әкрен сиптерделәр, дип сөйли авыл авыл халкы. 
 
– Егетләр йоклаган булган. Русланны Рөстәм килеп уяткан. Ул аны үз бүлмәсенә кереп китте, ди. Белмим инде, Рөстәмне бит ваннада таптылар. Су сибеп, сүндерергә теләгәнме, ваннага егылган ул. Аның өстенә, янып торгач, түшәм ишелгән. Улымны озак эзләгәч, көчкә таптылар, күмер өеменнән аралап, ваннасы белән бергә күтәреп чыктылар. Янган инде... Иртәгә иртәнге сәгать сигезләрдә морг төбенә барып басабыз, кәфенләтеп үк кайтабыз. Тайсуган авылы зиратына җирлибез. Мин бит Туктар авылында туып-үскән егет. Әлмәттә тә яшәдек, Туктарда да. Андагы нигезебез дә бетте, Туктар авылына юл булмаганлыктан, 2012 елны Тайсуганда 950 мең сумга шушы йортны сатып алган идек. Моннан китәргә исәп юк, әле авыл җирлеге яшәп торырга бер йорт бирде. Җәйләргә яңа нигез корасы иде, – ди Өлфәт абый.
 
Руслан улы да әздән генә үлми калган. Төтен эчендә ишеккә килер юлны югалтамы, әллә ишек эреп, ачылмас хәлгә киләме, ул янган йорт эчендә озак бәргәләнә. 
 
– Ут аша алгы якның тәрәзәсен ватып чыккан. Чәчләре янган. Без кайтып җиткәндә аның кулларын, аякларын, башын бәйләгәннәр иде. Битләре күпереп чыккан, бик нык пешкән инде. Ул бала хастаханәдә ята. Бу ел бик авыр башланды. Берничә көн элек кенә машина белән бәрелә яздым. Әле безнең Олеся исемле кызыбыз бар. Әлмәттә яши. Дүрт баласы бар. Төпчекләре игезәкләр. 7 ел элек шушы вакытта аның ире Айрат кияү авариягә очрап янып үлгән инде... Әтиләреннән 15 көнлек кенә булып калган игезәкләренә кичә 7 яшь тулды менә. Көтмәгәндә килә икән бу хәсрәтләр, – ди ул.
 
Өлфәт абыйга – 70, Анна апага – 61 яшь. Егәрле чаклары түгел, ялан җиргә казык кагуы, тезләнгән тормышны күтәрүе җиңел булмас. Әмма кош оясы кадәрле генә булса да йорт салырга мәҗбүр алар, сыеныр урыннары юк. Ә без хәлдән килгәнчә ярдәм итик. Гафиятов Өлфәт Зөлфәт улының телефоны: 8 9393439177 (Девон-кредит)
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 11.01.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»