|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.01.2024 Мәдәният
Камал театрында зур премьера көтелә9, 10 һәм 11 февральдә Камал театрында зур премьера көтелә. Татар драматургиясе классигы Туфан Миңнуллинның «Дуслар җыелган җирдә» драмасы геройлары Камал сәхнәсенә инде бер генә чыкмады. Драматургның әлеге пьесасын беренче тапкыр 1977 елда танылган щепкинлылар төркеме һәм труппаның иң яхшы артистлары катнашында театрның баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов куйган иде. Икенче мәртәбә, 2008 елда, татар иҗат интеллигенциясе вәкилләренең тормышын чагылдырган бу әсәрне Фәрит Бикчәнтәевның чыгарылыш курс студентлары диплом спектакле буларак сәхнәләштерде. 2024 елда, беренче куелыштан соң ярты гасырга якын вакыт узгач, пьеса геройлары - рәссам, җырчы, шагыйрь һәм композитор сәхнәгә яңадан чыгып, мәңгелек темаларга сөйләшүне дәвам итәчәк. Бу әсәрдә күтәрелгән сораулар беркайчан да актуальлеген югалтмаячак: нәрсә ул чын сәнгать, чын мәгънәсендә дөньяга танылу нәрсә, иҗатта ничек ихласлыкны саклап калырга, ничек үз-үзеңне югалтмаска... Театр аларга җавап эзләргә тырышачак. Яңа спектакльнең режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев, рәссамы - Сергей Скоморохов. Рольләрдә: Люция Хәмитова, Искәндәр Хәйруллин, Радик Бариев, Фәнис Җиһанша, Венера Шакирова, Алсу Каюмова, Зөфәр Нуртдинов, Эльза Моратхуҗина, Илүсә Камалиева.
--- |
Иң күп укылган
|