поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.01.2024 Шоу-бизнес

Рәфис Кәлимуллин: «Намаз укыганымны да мактанасың, кыланасың диделәр»

Рәфис Кәлимуллин концертында МХОда әтисе һәлак булган кызга күңелне эретерлек тәкъдим ясый. 9 яшьлек Лилианага җырчы үзенең телефон номерын бирә. Балага ярдәм кулын сузарга әзерлеген әйтеп үтә.

– Минем кызым бик бәхетле. Ул әтисе белән үсә. Аңа бары 9 яшь кенә. Әтисен югалткан балага да нибары 9 яшь һәм ул әтисез калган. "Кәефең булмаганда, әтиеңне сагынганда миңа шалтырат. Үземнең гаиләм бар, әмма ишекләрем һәрвакыт ачык. Тормышыңда авырлыклар булса, теләсә кайсы вакытта миңа шалтырат. Без һичшиксез сөйләшәчәкбез. Әтиеңне алыштыра алмаячакмын. Әмма синең таянычың, ярдәмчең, дустың булырга әзер", - дип әйткән Рәфис концерт барышында.

 
Җырчы видеоны социаль челтәрдәге сәхифәсендә урнаштырган: “Бу кечкенә сабыйның исеме – Лилиана. Аңа нибары 9 яшь. Сабый тормышның ачысын бик яшьли татыды. Аның әтисе МХОда һәлак булган, хәзер кызны әнисе тәрбияли. Безнең заманда балаларның әтисез калуы бик кызганыч. Озын, бәхетле гомер насыйп булсын Лилианага. Әтиең ил хакына, батырларча һәлак булды. Балаларыбызның кадерен белик, тормыш әзерләгән сынауларны алдан белеп булмый”, - дип язган җырчы.
 
Рәфис Кәлимуллин белән хәбәргә чыгып, бу хәл турында фикерен белештек.

– Рәфис, әлеге бәләкәчне беренче тапкыр күрәсезме?
– Беренче тапкыр күрүем. Баланы бик кызгандым. Кызыма да 9 яшь бит. Лилиананың әнисе иренең МХОда һәлак булуын сөйләгәч, Лилиананы кочаклыйсым, аңа ничек тә ярдәм итәсем килде. 

– Аңа “Проблемаларың булса мөрәҗәгать ит”, - дип тә әйткәнсез.
– Шалтыратсын, кулымнан килгән кадәрле ярдәм итәчәкмен. Тормышта да кешеләргә ярдәм кулын сузып яшәргә тырышам. Барысы турында сөйләмим генә. МХОга да, балалар йортына да акчалата ярдәм күрсәтәм. Андый гамәлләр белән мактанмыйлар. 

– Нишләптер, булышканны күрсәтсәң “барысы да пиар өчен”, - дип язучылар табыла...
– Кызганыч, кайвакыт кешеләр ихлас чын күңелдән башкарылган гамәлләрне дә пиар дип кабул итә. Бервакыт намаз укыганымны социаль челтәрләргә куйган идем. “Мактанасың, кыланасың”, – диделәр. Без бит яшьләр үрнәк алсын, балаларыбыз да яхшылык эшләсен дип куябыз. Ә хейтерлар гаеп эзләргә тотына. Мин дә бит кемнәндер үрнәк алам. Намаз уку башлавыма да танылган шәхеснең йогынтысы булды. Аның намаз укуын күреп, намаз тәртибе белән кызыксына башладым. Соңрак, бу юлның дөрес булуына инандым. Яхшы гамәлләр кылып яшик, башкалар да үрнәк алып, яхшылыкка тартылыр. 
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 10.01.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»