|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.01.2024 Мәдәният
Тинчурин театры чираттагы режиссерлык курсына яңа төркем җыяТинчурин театры базасында яшь режиссерлар өчен белем бирү курслары башлана. Дәресләрне баш режиссер Туфан Имаметдинов алып барачак. Әлеге курс инде бишенче тапкыр үткәрелә. Яңа төркемдә укырга теләүчеләр гариза белән резюмены 15 гыйнварга кадәр tinchurinteatr1933@gmail.com почтасына җибәрергә тиеш. Уку бушлай. Катнашучыларга татар телен белү мәҗбүри. 2021-2023 елда әлеге курсны тәмамлаучылар ГИТИСка укырга керде.
--- |
Иң күп укылган
|