|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.01.2024 Җәмгыять
КФУ метеорологы: Гыйнвардагы мондый салкыннар чирек гасыр күзәтелмәгән иде2024 ел башындагы кебек салкыннар инде чирек гасыр күзәтелмәгән иде. Алдагы көннәрдә көтелгән җылылык кыска вакытлы булачак, дип белдерде КФУ медиапорталына Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев. Аның мәгълүматлары буенча, гыйнварның беренче тугыз көнендә уртача температура -19,8 градус тәшкил иткән, гәрчә бу чор өчен норма -10 градуска тигез булса да. «Гыйнварның мондый салкыннар белән башлануы күптән күзәтелмәгән иде. Аны 1997, 1989, 1987 елларның шул чоры белән чагыштырырга мөмкин. Алдагы декадада һава температурасы нормадан уртача 8 градуска түбәнрәк булыр дип көтелә», - диде ул.
11 гыйнварда бераз җылытачак һәм һава температурасы -13 градус тәшкил итәчәк, җомга көнне 16 градус салкын булуы көтелә, дип яза Татар-информ.
«Әмма бу озак дәвам итмәячәк һәм ял көннәрендә янә суытачак. Шимбәдә һава температурасы -22 градус, якшәмбедә -19 градус тәшкил итәчәк», - диде ул.
Әүһәдиев искәрткәнчә, салкыннардан тыш явым-төшем буенча да аномалия күзәтелә. Беренче декадада кар катламының биеклеге, нормадан 8 сантиметрга узып, 39 сантиметрга җиткән.
--- |
Иң күп укылган
|