поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.01.2024 Мәдәният

Айдар Тимербаев: “Мин сиңа барыбер өйләнәм”, – дидем

Татарстанның атказанган артисты, популяр җырлар авторы Айдар Тимербаев белән әңгәмәбезнең дәвамын тәкьдим итәбез.

– Композиторлар арасында дуслык бармы?
– Матур җыр ишетсәм, иң беренче ул җырны иҗат авторлар белән кызыксынам. Тик беркемгә дә көнчелек белән карамыйм. Без барыбыз да бер милләткә хезмәт итәбез. Хәзер яшьләр дә бик актив иҗат итәләр. Үзем Фирзәр Мортазин, Альфред Якшимбетов, Илгиз Закиров җырларын яратам. Бөтен таныш композиторлар белән дустанә мөнәсәбәтләрдә. Аларга да бит бу сәләтне Аллаһ Тәгалә биргән, шулай булгач, алардан көнләшсәм, Ходайга каршы барган кебек тоела. 
 
– Сезнең тормышыгыз, барыбер, күпләр өчен сер булып кала. Социаль челтәрләрдәге шәхси битегездә дә мәзәкләр генә куясыз. Ни өчен?
– Шәхси тормыш юкка гына “шәхси” дип аталмый инде. Аны киң җәмәгатьчелек игътибарына куярга да кирәкми. Үземнең башкаруда җырларымны  күрсәтмим, күз тигәне бар. Хәтта өшкертергә барган да булды. Миңа шәхси тормышны куймаска киңәш иттеләр.

– Тормыш иптәшегез белән беренче концертыгызда танышкансыз икән. Бер күрәдән гашыйк булдыгызмы?
– Элек милли китапханә урынында татарча дискотекалар була иде. Шул бинаның сәхнәсендә беренче концертым узды. Гөлнара сәхнәгә менеп, чәчәкләр бүләк итте. Шунда ук ошаттым аны. Концерт тәмамлангач, эзләп табып, озатып куйдым. “Мин сиңа  барыбер өйләнәм”, – дидем әле. Ул да мине ошаткан булган, күрәсең. Аның белән очрашырга барганда һәрвакыт чәчәкләр алып бара идем. Хәзер дә бәйрәм саен аңа чәчәк бүләк итәргә тырышам. 

– Сезгә күп гүзәл затлар игътибар иткәндер?
– Яшь чакта булды инде. Тик җитди мөнәсәбәтләр булмады. Яраткан кеше берәү генә булырга тиеш. Ул чор үзенә күрә кызыклы иде.
 
– Кире кайтыр идегезме?
– Мин хәзерге тормышымнан бик канәгать. Барыбер ул елларда илдәге вәзгыять авыр иде. Без дә бик тәртипле малайлар булып бетә алмадык. Ул елларны исән-сау кичерә алдык. Минем бернинди үкенечем дә юк. 
 
– Гөлнара ханымга ничек тәкъдим ясадыгыз?
– Мөгез чыгарып утырмадым. Элек тәкъдим ясауга аерым әзерләнмиләр иде. Тәкъдимне татар яшьләре көннәрендә ясадым. Без бергәләшеп табигать кочагына чыккан идек. Гөлнара белән кочаклашып торганда кисәк кенә: “Әйдә гаилә корабыз”, - дидем. Ул ризалашты. Әйбәт кенә 1994 тән яшәп ятабыз, шөкер.

– Гөлнара ханым нәрсә белән шөгыльләнә?
– Тормыш иптәшем табиб булып эшли. Кемнәрдер: “Мин үзем дә иҗат кешесе, хатыным иҗат өлкәсеннән булмасын”, - диләр. Бу тормышны аңлап бетермәүчеләр сүзедер. Иң мөһиме – ике кеше арасында ярату булсын. Бөтенебез дә кеше бит инде. Бәхет - акчада да, дәрәҗәдә дә түгел. 

– Тормыш иптәшегезнең холкы нинди?
– Безнең гаиләне чын татар гаиләсе дип атап буладыр. Гөлнара – сабыр, акыллы кеше. Ул ир-атлар эшенә кысылмый. Чын татар хатын-кызы нинди булырга тиеш дисәләр, үземнең тормыш иптәшемне атар идем. 
 
– Ике улыгыз бар икән. Аларга нинди тәрбия бирдегез?
– 1990 еллар үз башыбыз аша үткәч, балаларга да дөрес тәрбия бирергә тырыштык. Игелекле, кешелекле, мәрхәмәтле булсыннар өчен көчебездән килгәнне эшләдек. Балаларым, Аллаһка Шөкер, туры юлдан атлыйлар. Иң сөенгәнем алар татарча чип-чиста сөйләшәләр. 

– Сезнең ачу килгәнен бер дә күз алдына китерә алмыйм...
– Тиз кызып китәм һәм тиз суынам. Кеше рәнҗетүдән куркам. Бу дөньяда дөрес яшәргә тырышам. Бакыйлыкка күчкәч, кылган гамәлләребез өчен җавап тотасы булачак бит. 
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 09.01.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»