|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.01.2024 Мәдәният
Кариев театры 2024 елның беренче премьерасына әзерләнә19-20 гыйнвар көннәрендә Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәре буенча «Матурлык» спектакле премьерасын тәкъдим итәчәк. Спектакльнең режиссеры Егор Чернышов әйтүенчә, спектакльдә 10 персонаж бар. Ике персонажны режиссер һәм инсценировка авторы үзләре керткән. «Акъәби монологы тирәсендә сюжет җыелды. Сюжетның 40-50 процентын үзебез уйладык. Автор сюжетын тулыландырып, үзебезнең мотивларны керттек», – дип сөйләде ул. Театр директоры драматургия кануннарына яраштырып эшләгән текстка «кире язганнар», «үзгәрткәннәр» дип әйтүчеләр булуын искәртте. Прозага алынабыз икән, без аны сәхнәгә экспонат кебек кертеп утырта алмыйбыз», – дип ачыклык кертте ул. Спектакльнең инсценировка авторы Булат Минкин «Әйтелмәгән васыять» әсәрен «Матурлык» исеме белән чыгаруның сәбәбен аңлатты. «Әйтелмәгән васыять» жанр булып калды. Матурлык уза, аның кадере бетә бара, матур әйбер югалып бара, шуңа бу исемен калдырдык. «Матурлык» төшенчәсе Еникинең бөтен иҗатына кагыла», – диде ул. Төп роль – Акъәбине Татарстанның атказанган артисты Фирүзә Зиннәтуллина башкара.
--- |
Иң күп укылган
|