|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.01.2024 Мәдәният
Татарстан Милли музеенда Фатих Кәримнең шәхси әйберләре белән танышып була9 гыйнварда Татарстан Республикасы Милли музее Фатих Кәримнең истәлек тактасы янында шагыйрьне искә алачак һәм Милли музейда шигъри-музыкаль кичә белән экскурсия оештырачак. Экскурсия дәвамында кунаклар шагыйрьнең шәхси предметлары белән таныша алачак. Фатих Кәрим 1909 елның 9 гыйнварында Россиянең элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Бишбүләк районы) Ает авылында мулла гаиләсендә туа. 1925 елдан башлап әдәбият белән шөгыльләнә башлый, әмма 1938 елның 3 нче гыйнварында кулга алына. 1939 елның 14 мартындагы ябык утырышында Фатих Кәримне ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм, шуңа өстәп, тагын биш елга гражданлык хокукларыннан чикләргә дигән хөкем карарын игълан итәләр.
--- |
Иң күп укылган
|