|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.01.2024 Фаҗига
Авариядә ир белән хатын һәм 10 айлык балалары һәлак булганБашкортстанда фаҗига. Нуриман районында 7 гыйнварда коточкыч юл һәлакәтендә өч кеше үлде: яшь ата-ана һәм аларның 10 айлык баласы. Авария Уфа – Иглин – Красная Горка юлының Үкәрле авылы янындагы участогында теркәлгән. Анда Kia Rio машинасы белән Renault Duster бәрелешкән. 19 яшьлек хатын белән аның 27 яшьлек иренең гомерләре һәлакәт урынында ук өзелгән. Аларның кечкенә сабыйларын һәм 13 яшьлек туганын дәваханәгә озатканнар. Бик нык җәрәхәтләнүе сәбәпле 10 айлык сабый да үлгән. Медицина ярдәме Renault Duster-дагы өлкән яшьтәге (1962 һәм 1963 елгылар) ир белән хатынга да таләп ителгән.
Бүген, 9 гыйнварда, һәлак булган яшь әти-әнине һәм аларның баласын Нуриман арйонының Яңа Субай авылында җирләячәкләр. Вакытсыз гомерләре өзелгәннәрнең туганнары һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Фото:БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
--- |
Иң күп укылган
|