|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.01.2024 Хәвеф-хәтәр
Юл һәлакәтенә эләккән сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллинның хәле ничек?Яңа ел алдыннан юл-транспорт һәлакәтенә эләккән БР сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллинның хәле ничек? Исегезгә төшерәбез, җитәкче 29 декабрьдә авариягә эләгеп, дәваханәгә эләккән иде. Ул көнне Караидел районында дүрт автомобиль авариягә очраган. Министр “Тойота Камри” эш машинасында булган. Кызганычка каршы, юл һәлакәте нәтиҗәсендә ике кеше үлгән, тагын өч кешене дәваханәләргә озатканнар. Җәрәхәтләр алучылар арасында Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин да булган. Ул республиканың төньяк-көнчыгышы буйлап эш сәфәреннән Уфага кайтып килгән. Рәхмәтуллинның умрау сөяге сынган, баш мие җәрәхәтләнгән.
Сәламәтлек саклау министрлыгында ул һаман да дәваханәдә дип хәбәр иттеләр. "Айрат Рәхмәтуллинның хәле тотрыклы, дәвалануын дәвам итә", – дигәннәр. Аның кайчан чыгасы әлегә билгеле түгел.
Фото: БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
Ләйсән КАСПРАНОВА |
Иң күп укылган
|