поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.01.2024 Язмыш

«Баласының үлгәнен әле белми, әйтмәдек»: Ландыш Баһави гаиләсе кайгы кичерә

Җырчы Ландыш Баһави гаиләсе бу көннәрдә зур югалту кичерә: бертуган энесе Алмаз Ульяновск - Казан юлында һәлакәткә очрап, 6 яшьлек кызының гомере өзелде.

Алмаз белән Светлана Баһаветдиновларның 6 яшьлек Аделина кызлары белән авылдан Казанга килешләре була.
 
- Сергач якларында гастрольләрдә идек без. Концерт башланырга 10 минут кала Лүзия апам шалтыратып әйтте. Зал тутырып тамашачы җыелды, концертны да өзәрлек түгел, утырып еладык та, яшьләрне сөртеп, сәхнәгә чыгып бастык. Нишли алабыз. Ике сәгатемне җырлап чыктым. Концерттан соң юлга кузгалдык. Юллар бик начар, үзебез дә көчкә кайтып җиттек, - ди Ландыш. 
 
Бертуган энесе гаиләсенең авылда яшәүче әниләрен бәйрәм белән котларга дип кайтып килүләре бик кызганыч тәмамлана. 
 
- Кызлары кояш кебек ачык йөзле, гел елмаеп торучан бала иде. Туганнар арасында иң яраткан апасы мин идем. Барып керүгә итәгемә менеп утырулары, муенымнан кочып, җибәрми торулары күз алдымда, бертуктамыйча сөйләшер, гел чырык-чырык көләр иде. Кайткач, әнисен, кайчан китәбез соң, китик инде, дип аптыраткан. Гомердә алай итми иде, җаны чыгасы җиренә ашкындыргандыр дим. 2се көнне әни янына кайтканнар иде, бер кич кунып, сәгать өчләрдә китәргә кузгалганнар. Зур Күккүз авылы борылышын узып, Олы Мәми авылы янына җитәрәк каршыларына машина килеп чыккан. Безнекеләр Тойота Королла машинасында сәгатенә 40 -50 чакрым тизлек белән генә барганнар югыйсә. Юлның үз якларында барып та, шушы хәл... Аделина әнисенең итәгендә йоклаган булган. Йоклаган чагында китеп барган. Аңың муены сынган, башы бик каты бәрелгән. Света киленебезгә операциягә ясадылар:талагына, эчке органнарына бик нык зыян килгән. Аны юл фаҗигасеннән комада килеш төяп килгәннәр иде, реанимациядә күзен ачты, шөкер. Янына кереп чыктык, әмма  баласының үлгәнен әле белми, әйтмәдек. Болай да хәле бик авыр, күтәрә алмас бу хәсрәтне, дидек. Светабыз үзе дә әти-әнисез, әбисе тәрбиясендә үскән ятим бала. Күп хәсрәт кичергән. Удмурт кызы. Килен булып төшкәч, мөселманлыкны кабул итте, намазга басты. Көн саен биш вакыт намазын укый, бик пөхтә, ачык күңелле, уңган, Света кебек туган җанлы кеше бүтән юк җир йөзендә. Исән-сау гына булсын, Алмаз белән исән уллары — 12 яшьлек Алель өчен яшиселәре бар, - ди җырчы.
 
Адель 2 гыйнвар көнне өйдә берүзе кала, Аллаһының рәхмәте белән әти-әнисе бәхетенә авылга кайтмыйча кала. Ул шулай өйдә берүзе калгалый, ди Ландыш. 
 
- Адельны үзебезгә алып килдек, әлегә бездә тора. Светаны да больницадан туры үзебезгә алып кайтырга исәп. Өйдә баланың киемнәре, уенчыклары тулы, күргәч, йөрәге меңгә теткәләнер инде. Алмаз белән тагын бер энем шул машинада иде. Ике энем дә җитәрлек имгәнгәннәр. Икесеңең дә кабыргалары сынган, бәрелгән җирләре исәпсез. Алмазны да башта реанимациягә урнаштырнаннар иде, аңына килгәч, палатага чыгардылар. Аннан яшереп тормадык инде әйттек, кызын җирлисе бар иде бит. Ике энем дә гариза язып, җаваплылыкны үз өстенә алып чыктылар, - ди Ландыш Баһави.
 
Аделинаны җирләү мәсьәләсендә туганнар аптыраша. Кече Болгаер авылы зиратына алып кайтырлар иде, туң ертып кабер казуы бик авыр. Әнисе ризалыгыннан башка авылга алып кайтырга да кыймыйлар. Светлана тумышы белән Кукмараныкы. Сабыйны 4 гыйнвар көнне Казанда җирлиләр.
 
- Безнең әни дә даруда гына яши бит. Аны Лүзия апа үзләренә алып килгән. Ике мәртәбә инсульт кичергән иде, кан басымы да гел югары, бу хәсрәтне ничек кичерер. Аделинаның ашларын мәчеттә үткәрербез дип сөйләштек. Алмаз бик өзгәләнә. Үз-үзенә укол кадады бүген, үләсем килә, дип яши, бала хәсрәтен бик яман, диләр шул, - ди җырчы. 
 
Алмаз Баһаветдинов өстендә фатир ипотекасы, кредиттагы машина бурычы да саллы. Аны бу хәлдә түләве бик авыр. Югалтулары да зур. Изгелек кылырга теләүчеләр өчен ярдәм счеты ачылган. Читтә калмыйк, хөрмәтле укучыларыбыз. Ярдәм итәргә теләүчеләр Ландышның телефонына беркетелгән картага күчерә ала. Телефон номеры 89179204474 - Ландыш Альбертовна.
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 06.01.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»