поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.01.2024 Шоу-бизнес

"Исемнәр берничә. Очы-кырыена чыга алмадык": өченчегә әти булган Әбри Хәбриев хис-кичерешләре белән уртаклаша

3 гыйнвар көнне кичке сәгать 7дә артистның өченче баласы дөньяга килде. Бу шатлыклы хәбәрне Әбри (чын исеме - Данияр Галимулла улы Хәбриев) социаль челтәрдәге язылучыларына җиткерде.

– Данияр, өченче тапкыр әти булгансыз, котлыйбыз! Сау-сәламәт, бәхетле сабый булып үссен. Нинди хисләр күңелегездә?
– Баланы тотып карамагач, хисләрне аңлатып булмый әле. 10 ел сабый тоткан юк бит. Улыма 11 яшь тула. Аралары күбрәк булды инде. Беренче бала тугач та шулай бит. Сабый дөньяга килгән вакытта, әле бернәрсә аңламыйсың. Кулыңа баланы алгач, сүз белән аңлатып булмый торган хисләр туа. Авазлар әйтә башлагач, тәпи киткәч үзгә хисләр барлыкка килә. Шулай күңелгә кадерле мизгелләр өстәлә инде. Мин бик шатмын. Өченче тапкыр әти булу үзе бер сөенеч.

– Балалар шатландымы?
– Балалар бик сөенде. Дамирга: “Син абый булдың”, - дип әйткәч, кочаклап алды. Шундый нечкә күңелле ул безнең. Иң мөһиме, дус-тату, тигезлектә үссеннәр.

– Тормыш иптәшегез бала тудыру йортында идеме?
– Иртәнге якларда тормыш иптәшемнең эче авырта башлады. Ашыгыч ярдәм машинасын чакырттык. Гөлчәчәкне бала тудыру йортына алып киттеләр. Кичке сәгать 7 тулып 5 минутта кызыбыз дөньяга килде. Үз көче белән тапты, Аллаһка шөкер.

– Нинди исем сайладыгыз?
– Исемнәр берничә. Әлегә очы-кырыена чыга алмадык. Соңгы тукталып калган исем – Хәлимә. Минем яраткан җырым бар, Салават абый Фәтхетдинов репертуарыннан:
 
“Ай, Хәлимә, Хәлимә,
Килсәң иде яныма.
Сөюемне беләсең бит,
Күз салмыйсың хәлемә” (җырлый)

– Ни өчен кем туасын белергә теләмәдегез?
– Хәзер “гендер пати” дигән мәҗлес үткәрү бик популяр. Бөтен дөньяга шоу ясап, шау-шу куптарып. “Ясап караргамы әллә”, - дип тә уйландык. Туганнарның, кунакларның исемлеген барлый башлагач кеше саны 100дән артып китте. Тагын бер мәҗлес, тагын шау-шу. Берсен чакырсаң, икенчесен дә чакырмый калып булмый. Шуңа күрә беркемне дә чакырмадык. “Кем туасын, сабыйның туган көнендә генә беләчәкбез”, – дидек. Элек әби-бабайлар заманындагы кебек. Бөтен УЗИларда да баланың җенесен әйтмәскә куштык. Дөресен генә әйткәндә, безгә кем туасы мөһим тугел иде. Улым да, кызым да бар. Иң мөһиме, балаларыбыз исән-сау, бәхетле булып үссен. Үзенә күрә баланың җенесен туган көнендә генә белү дә “мөгез” чыгару инде. 9 ай буе сабырлыкны уч төбенә җыеп йөрергә, көтәргә кирәк. Бу вакыт ничектер җиңел генә үтеп китте. Конвертны ачып карау теләге дә булмады. Аллаһ Тәгалә сабырлык бирде.

– Тормыш иптәшегезнең хәле ничек?
– Барысы да тәртиптә, Аллаһка Шөкер! Икесенең дә хәле яхшы, күз тимәсен. Кирәк-яракларны җыеп, хастаханәгә юл тотам әле. Аннан банкетка эшләргә барасы бар.
 
Редакциябез Әбри Хәбриевне бу шатлыклы вакыйга белән котлый. Кызыгыз бәхетле, сау-сәламәт булып үссен. Сабыегызны тигезлектә үстерергә язсын.

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 06.01.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»