поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.01.2024 Шоу-бизнес

Җырчы Иркәнең кызы Айсылу: «Әнинең эш графигына күнектек инде»

Күп кенә җырчыларның балалары да тамашачы күңеленә үтеп керергә җитеште. Җырчы Иркәнең кызын Айсылуны белмәгәннәр юктыр. Җырчының социаль челтәрдәге шәхси битендә дә Айсылу бик еш күренә. Аның белән җәһәт әңгәмә кордык.

– Җырчы кызы булу ничек ул?
–Сәхнәдә ул кыю образларда чыгыш ясый, тамашачы өчен 100 процентка бирелеп эшли. Ә өйдә ул шундый йомшак, тыныч. Минем өчен өйдә Иркә, беренче чиратта, әни.

– Әниегез Иркә гастрольләргә дә еш йөри бит. Ул көннәрне ничек яшисез?
– Без гаиләдә 3 бала. Сеңелләрем мәктәпкә йөри, мин дә укырга барам. Безнең белән песи дә яши әле. Әнинең эш графигына күнектек инде, ул гадәти кешеләрнеке кебек түгел, әлбәттә. Без кечкенәдән барысын да үзебез эшләргә өйрәндек. Әнинең өйгә кайтуын зарыгып көтеп алабыз. Ул гастрольләрдән кайткач 1-2 көн ял итә, хәл җыя. Без ул көннәрдә аны борчымаска тырышабыз. Әнинең буш вакыты булганда яраткан урыннарыбызга барабыз, бергә күбрәк вакыт үткәрергә тырышабыз.

– Ә кечкенә вакытта әниегезне юксынмадыгызмы?
– Андый хисләр булмады. Әби-бабай бик ярдәм итте. Алар мине тәрбияләүгә, һичшиксез, зур өлеш кертте. Бик рәхмәтлемен. Әни дә өйдә булганда бар назын, йөрәк җылысын бирде. Ялгызлыкта калганым булмады.

– Иркә яңа тормыш башлагач, сез дә каршы килмәдегез бугай...
– Әни белән әтинең (Артур) никахына кадәр дә “әти” дип эндәштем. Ул миңа уку белән дә ярдәм итте, аның белән һәрвакыт кызык иде. Әни эштә булганда, әти белән тау шуарга, тимераякта йөрергә бара идек. Үзем дә аның иң якын кешегә әйләнгәнен сизмәдем.

– Хәзер әтиегез МХО зонасында. Аның белән хәбәргә чыга аласызмы?
– Әти вакыты булганда шалтырата. Без аңа гел шалтыратып та тора алмыйбыз. Исән-сау әйләнеп кайтсыннар инде. Без барыбыз да көтәбез.

– Иркәнең кайсы җырларын тыңлыйсыз?
– Әнинең бөтен җырлары да күңелемә бик якын. Әнинең һәр җырының тарихын белгәч, берсен генә аерып әйтү дә кыен. Яңа җырларыннан “Кыргый гөл”не бик яратам. Ә иң беренче җырларын тыңлаганда күңелгә ниндидер җылылык йөгерә кебек. Хатирәләргә биреләм. Алары да кадерле.

– Әни белән бер сәхнәдә чыгыш ясау теләге бармы?
– Дөресен генә әйткәндә, сәхнәдә чыгыш ясавымны күз алдына да китерә алмыйм. Мин бит җырлый да белмим. Гомумән, сәхнә кешесе түгелмен.

– Айсылу, кайда укыйсың. Киләчәктә кем булырга хыялланасың?
– Казан Федераль Университетында халыкара туризм юнәлеше буенча белем алам. Бүгенге көндә алты телне беләм: татар, рус, гарәп, испан, француз, инглиз телләре. Киләчәктә полиглот буласым килә, шуңа күрә күбрәк телләр үзләштеререгә исәп бар.

– Әниегез усал әби булачакмы? Ничек уйлыйсыз?
– Юк. Ул бик йомшак, нечкә күңелле кеше. Яраткан кешемне рәнҗетер дип уйламыйм.

– Әниегезнең еш кабатлый торган сүзе бармы?
– Әни һәрвакытта: “Син барысын да булдырасың. Барысы да әйбәт булачак”, - дип әйтә. Аның бу сүзләре миңа көч биреп тора. Әнигә бик рәхмәтлемен. Аңа бу сүзләрне көндәлек тормышта еш әйтмимдер, тик без хисләребезне сүзсез дә аңлыйбыз шикелле. Арабызда серләр юк, без бик якын мөнәсәбәтләрдә.

– Айсылу сине Иркәнең кызы дип танычулар да бардыр. Күнектеңме?
– Метрода барганда: “Исәнме, Айсылу. Син бит җырчы Иркәнең кызы”, – дип исәнләшүчеләр дә булды. Башта кыен иде. Кешеләр мине шәхес буларак кабул итмәгән кебек тә тоелды. Ә хәзер “Син бит Иркәнең кызы”, – дисәләр горурланып, “әйе” дип җавап бирәм.
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 05.01.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»