|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.01.2024 Хәвеф-хәтәр
Улын чаңгы белән машинасына тагып йөргән Казан блогерына җәза биргәннәр (ВИДЕО)Машина артына тагылып, улы белән чаңгыда шуарга тәвәккәлләгән җирле блогерны Казан автоинспекторлары тапкан. Исегезгә төшерәбез, узган чәршәмбедә социаль челтәрләрдә Казан блогерының машина артына бәйләнгән арканга тотындырып, баласын чаңгыда йөрткән видеоязма таралды. Видеоролик Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләрен кызыксындырган, дип яза Татар-информ. Хокук саклау органнары хокук бозучыларны тапкан. Ачыкланганча, машина руле артында 30 яшьлек хатын-кыз утырган. Ул да, 37 яшьлек автомобиль хуҗасы кебек үк, үз гаебен таныган.
Машина йөртүчегә карата кешеләрне кабинага утыртмый йөрткән һәм балаларны йөртү тәртибен бозган өчен административ материал төзегәннәр. Кечкенә малайның әтисенә карата исә юлны чыгу максаты булмаган килеш машина юлында булган өчен беркетмә төзегәннәр. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.
--- |
Иң күп укылган
|