|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.01.2024 Фаҗига
Зират янында булган шартлауда 50 кеше һәлак булганИранның Керман шәһәрендә генерал Касыйм Сөләймани җирләнгән зиратка алып баручы юлда шартлау булган. Бу хакта IRNA агентлыгы хәбәр итә, дип яза РИА Новости. «Бу вакыйга нәтиҗәсендә ким дигәндә 20 кеше һәлак булды», — диелә IRIB дәүләт телеканалында.
Соңрак билгеле булганча, корбаннар саны 53кә кадәр арткан, 70тән артык кеше яраланган, дип китерә әлеге хәбәрне Татар-информ.
Җирле хакимият шартлауларны террор һөҗүме дип атады.
Иранның Tasnim дәүләт агентлыгы мәгълүматларына караганда, Керман зиратындагы Гөлзар мавзолее бинасына керү урынында бомбалар салынган ике сумка яткан, күрәсең, аларны дистанцион җайланма ярдәмендә шартлатканнар.
2020 елның 3 гыйнварына каршы төндә АКШ Багдадта Ислам инкыйлабы сакчылары корпусының махсус бүлекчәсе командующие Касыйм Сөләйманины һәм Гыйрак шигый ополчениесе башлыгы урынбасары Әбү Мәһди әл-Мөхәндисне юк итү операциясен үткәрә. Вашингтонда аларны 2019 елның 31 декабрендә Багдадтагы Америка илчелегенә һөҗүм оештыруда катнашлары бар дип саныйлар.
Җавап итеп Иран Гыйрактагы Америка базаларына, шул исәптән, Айн-әл-Әсәдкә һөҗүм итә. АКШның ул вакыттагы президенты Дональд Трамп һәм Пентагон җитәкчелеге башта һөҗүмнән соң зыян күрүчеләр булмавын белдерә. Соңрак хәрбиләр яраланучылар барлыгын танырга мәҗбүр була. Һәм аларның саны даими рәвештә арта бара.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|