поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.01.2024 Әдәбият

Факил Сафин: «Кешегә беркайчан басым ясамадым»

Әдәбиятта олы әдипләр, яшьләр һәм балалар белән дә бер үк дәрәҗәдә аралашып йөргән сирәк була. Чаллыда яшәп иҗат итүче Факил Сафин шундыйлардан. Аңа һәммәсенең сүзе дә, киңәше дә сыя. Күңел халәте шундый аның.

– Факил абый, ни хәлләрдә яшәп ятасыз? Ничек кәефләрегез?
– Кәефләр, Аллага шөкер, иске елны төгәлләдек. Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендә дә ел йомгакларына нәтиҗә ясадык. Нурлаттан алып Актанышка кадәр 13 район Чаллы бүлегенә карый. Бөтен язучыларны чакырып сөйләшәбез. Әле бит Бөтендөнья Татар конгрессының Яр Чаллы җирлеге оешмасы өчен дә җавап бирәм, ул эшләргә йомгак ясап, зур җыелыш үткәрдек. 

– Чаллы Язучылар бүлеге нинди нәтиҗәләр белән Яңа елга керә?
– Безнең язучыларыбыз бик актив, бик талантлы. Барысы да үзләрен иҗатта раслаган кешеләр. Үзебез дә иҗатка гел дәртләндереп торабыз. Безнең Яр Чаллы бүлегендә “Ләйсән” әдәби берләшмәсе эшли. Күптән түгел без аның 60 еллыгын зурлап үткәрдек. Шәһәр хакмиятеннән, Татарстан Язучылар берлегенннән рәхмәт хатлары белән зурладык. Әдәби мохитне саклауда һәрнәрсәне исәпкә алырга кирәк. Бар безнең профессиональ язучыларыбыз, бар әле профессиональ булып җитәлмәгән, әмма зур иҗатка дәртләнеп йөрүчеләр. Кайберләре күңелләрен бушату өчен генә яза. Аларга өчен дә әдәби мохитне сакларга кирәк. Әдәби берләшмәләргә өлкәнрәк кешеләр күбрәк йөри. Үзебезнең Чаллы төбәгенә кергән Түбән Кама, Әгерҗе, Менделеевск, Алабуга, Минзәлә кебек җирлекләрдән яшьрәк буын язучылар өчен үземнең иҗат студиясен оештырып җибәрдем. Яшь иҗатчылар арасында 9-11 сыйныф укучылары, студентлары бар. Аларның кайсы физик, кайсы химик, кайсы төзүче, кайсы журналист, кайсы филолог, менә аларга үзләре өчен генә язучылар янында йөрү бик кызык түгел. Ай саен җыелабыз, монда инде без иҗат турында чын-чынлап сөйләшәбез. Укучы балаларыбыз “Илһамлы каләм”, “Илһам”, “Ак каурыйлар” дигән берләшмәләргә дә йөриләр, республика конкурсларында катнашалар. 

– Факил абый, сезнең Чаллы бүлегендә, әдәби мохит башкача кебек тоела миңа. Сездә хөрлек тә көчле, рухыгыз да башка 
– Әйе, монда безнең яшьләрдән көчле команда җыелды. 35 яшьтән зурраклар арасында 7 иҗатчыбызның исемнәре инде билгеле. Лилия Гыйбадуллина, Айзирә Имамова, Алия Заһретдинова,  Гөлчәчәк Галиева, Айдар Нуриев, Райнур Әгъләметдинов кебек егет-кызларыбыз бар. Алар үзләренең иҗатлары белән танылып киләләр. Мәсәлән, Гөлназ Нуриева дигән кызыбыз “Мәйдан” журналында әдәби бүлекне алып бара. Ул Чаллыда 52 мәктәптә укыган Гөлназ Җаббарова. Мин җитәкләгән әдәби берләшмәгә йөрде. Күбесе хәзер “Казан утлары”, “Идел” һәм “Мәйдан” журналларында басылып тора. Без аларны активлаштырырга тырышабыз. Гомумән, иҗатта мохит тудырабыз. Без аларга басым ясамыйбыз. Без аларның күңелләрен күтәрергә тырышабыз. Аларга ирек тә бирәм, шул ук вакытта таләп тә бар. Журналистикада эшләсәм дә, мәктәп директоры булсам да, хәтта заводта эшләгәндә дә минем принцип шундый: кешегә басым ясамау. Ләкин кеше үзеннән-үзе шушы мохиттә хәрәкәтләнә башларга тиеш. Ул иҗатта ныграк та күренә һәм аның нәтиҗәләре  дә була. Башка төбәкләрне карасак, 7шәр яшь кеше бер йодрык булып тупланып иҗат иткән урын беркайда юк дип әйтсәм дә була. Иҗатчылар берсен-берсе беләләр, аралашалар. Безнең интернет сәхифәләрдә төркемнәр оешкан. Бер-берсенә тәнкыйть мәсьәләләрендә сүз әйтергә мөмкиннәр.

– Факил абый, үзегезнең студиягезне ачканга күпме вакыт үтте?
– 3 еллап булыр. Безнең Чаллы оешмасының утырырга урыны юк иде. 2014 елның декабрь аенда эшли башладым. Шул язучылар  берлеген 1981 елдан 1984 елга кадәр Разил абый Вәлиев җитәкләгән. Шул чагында безнең язучылар оешмасына урыннар бирелгән иде. Аны бина дип әйтеп булмый. Ул зур торак йортның беренче катында зур гына мәйдан. Аннан дөньялар үзгәреп киткәч, аны язучылардан алдылар. Чаллы язучылар берлеге аерым юридик оешма иде, аны бетерделәр. Бүлекчә дигән сүз туры килми безгә. Нурлаттан алып Актанышка кадәр 60лап язучы. Тулы канлы үз тормышыбыз белән яшибез. Чаллы бүлеге аерым оешма да түгел, аерымланмаган оешма да түгел. Уставта ул мәсьәләләр белән эшлисе бар. Язучылар берлегенең рәисләре алышынып тора, алышынган чакта инде, бу хакта чыгышлар ясый идем. Эшкә кергәндә, алар бик зур вәгъдәләр бирә.  Әлегә бүлек булып торабыз, аның юридик яклары да хәл ителергә тиеш. Без туктаусыз очрашуларга йөрибез, районнарга чыгабыз, кешеләр чакырабыз, төрле юбилейлар, чаралар үткәрәбез. Китап  презентацияләре булып тора, транспорт та сорыйбыз. Ярый Чаллы хакимияте вәкилләре бу эшне аңлап эшлиләр. Ләкин кайбер чакта миннән сезнең нинди документыгыз бар, диләр. Без инде Татарстан Язучылар берлегенең уставын күрсәтәбез.

– Чаллыда күпме язучы теркәлгән?
– Безнең Чаллының үзендә 30 Татарстан язучылар берлеге әгъзасы бар. 30лап шулай ук әдәби берләшмәгә йөрүче, әле кермәгән, ләкин керергә хыялланган авторлар да бар. Бөтенебез без Нурлаттан алып Актанышка кадәр 53 кеше. Берничә кешебез вафат та булды. Шул ук вакытта  берничә язучыбызны тәкъдим дә иттек. Әле аларның эшләре каралмаган.

– Факил абый сезнең тулы канлы иҗатыгыз Чаллыда алып барыла. Әмма сездә Казанга килми калдым дигән хис калмадымы?
– Мин Казанга ике тапкыр килдем. Равил абый Фәйзуллин “Казан утлары" журналына чакырган иде. Монда инде тәвәкәлләп 2000 елның сентябрь аенда эшли башладым. Мин Казанга киткәч, Чаллыдагы “Аргамак” журналы чыгудан туктаган. Билгеле булганча, ул әдәби-публицистик журнал иде. Анда әдәби бүлекне алып бардым, аннан җаваплы секретарь булдым. Аннан “Фән һәм мәктәп” журналын оештырдым. Аны ул вакытта оештырырга кирәк иде. Мәгариф системасында бик күп яңалыклар, инновацияләр, компьютерлаштыру, социальләштерү һәм башка  әйберләр барлыкка килгән чор. Без Чаллы шәһәрендә шәһәр хакимияте һәм мәгариф идарәсе белән ике телдә журнал оештырып, аның баш мөхәррире булдым. Шәһәр хакиме Рәшит Хәммәдиев янына язучылар килеп, безгә журнал кирәк дигәннәр. Без башка кешеләр белән сөйләшеп карадык, барысы да Факил генә моны эшли ала дип әйткән. “Үзебезнең Чаллы шәһәрендә язучылар өчен бер әдәби журнал булдырыйк. Минем журнал бетергән кеше исемен күтәрәсем килми”, – диде ул миңа. Әле Казанга гаиләне күчермәгән идем.  Шулай итеп, “Казан утлар”нда бик яхшы гына эшләп киткән  булсам да, Равил абый белән сөйләшеп коллектив җыйганчы, документларын эшләп чыкканчы, урынын, җиһазларын барлыкка китергәнче дип кире Чаллыга кайттым. Беренче санны чыгаргач, тәгәрмәч тәгәри башлады. Кая аннан төшеп каласың инде. Яңадан яңа үрләр яулыйсың. “Мәйдан” журналы бик тиз популярлык казанды. Зур әдипләребез – Миркасый ага Госманов, Илдар Юзиев, Шәүкәт Галиев, Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллиннар – барысы да яңа журналга хәерхаклы булдылар. Журнал чыгаруда булыша башладылар. Минем 5 елга якын вакытым шулай үтеп тә китте. 2005 елда съездда мине идарәгә сайладылар. Шунда Язучылар берлеге рәисе Мөхәммәт Мирза, кил  әле, бергәләп эшлик дип чакырды. Максатлар да зур, таләпләр дә зурдан диде. Мин карышмадым. Тагы Казанга килеп, бер елга якын эшләдем. Ул чакта язучылар союзында компьютерлар да юк иде. Шулай итеп барысын системага салып йөргән вакытта минем авылда әткәйне Чаллыга алып килеп тәрбияләргә туры килде. Аңа ул чакта 94 яшь иде, әткәй 100 яшьтә вафат булды. Аннан хатынымның әтисе шундый хәлдә калды. Аны да алып килеп  карадык. Тормыш мине әнә шулай Казаннан аерып-аерып торды. Аннан Казан белән гел бәйләнештә торабыз. Мин Чаллыда, алар Казанда дигән нәрсә  юк. Әле без күбрәк тә Казан чаралары эчендә кайныйбыздыр?! 

– Иҗатыгызда шактый кызык моментлар бар. Шулай да  Факил Сафин белән Факил Әмәк арасында нинди аерма бар?
– Монда бер генә аерма. Мин заводта эшли идем. Ныгытып әдәбиятка килгәнче КамАЗ заводында эшли башладым. 1984 елның сентябрендә Мөслимнән килдем. Мәктәптә эшкә алырга риза иделәр, ләкин торырга урын юк. Минем ике бала. Үземнең Чаллы тирәсенә сыенасы, иҗатка ныгытып кереп китәсем килә. Миңа әгәр дә баш конвеерга гади эшче булып керсәң, шундук гаилә тулай торагыннан 1 ай эчендә урын бирәләр, дип киңәш бирделәр. Мин бит инде Мөслимнән мәктәп директоры булып килгән идем. Анда да эш күрсәткән кеше идем.

– Заводта эшләү тормыш тәҗрибәсе өчен кирәк булса да, үзегез өчен авыр булмадымы?
– Һич кенә дә юк. Үз-үзеңне сынап карау иде бу. Бу эшне эшләргә кирәк иде миңа. Ниндидер бер этап икәнен беләсең. Каршылыклар килеп чыга, ләкин аларны тыныч кына, матур гына үтәргә кирәк. Чөнки синең янда һәрвакыт гаиләң, ышанычлы туганнарың бар. Ул вакытта әткәй-әнкәйләр ике яктан да исән-иминнәр, балалар бар. Алар бөтенесен күреп тора. Гаиләдә бөтенлек булсын өчен, бөтенесе тәртип булсын өчен барысын да эшләдем. Үземдә дә эчке дисциплина бик көчле. Шулай итеп, гаиләләр яши торган тулай торакның 3 бүлмәле фатирның зур залын бирделәр. Минем улым – 6, кызым 2 яшьтә иде. Берничә ай яшәгәннән соң, җитәкчеләр әзерли торган факультетка укырга җибәрделәр. Аннан мине мастер итеп куйдылар. Заводта  эш бик катлаулы. Мин аларның бөтенесен дә биш бармагым сыман үзләштердем. Миндә техник белем бар.  Хәрби шоферлыкка укыган кеше. Армиядә танкларга каршы батареяда взвод командиры  булып хезмәт иттем. 1988 елда укытучылар җитми дип, кабатмәктәпләргә чакыра башладылар. Мин ул вакытта үзебезнең заводта билгеле кеше идем. Мактау такталарына кертелдем. СССР автомобильләр сәнәгатендә үземнең бригадам белән җиңүче булган идек. Наркомга чакырып мәктәп директоры булырга кыстый башладылар. Үземнең иҗат кешесе икәнлеген аңлата башлаган идем, Тукай районына  эшкә җибәреп, беркадәр басылдырып та алдылар.

– Шул вакытта Әмәк тәхәллүсе иҗат белән шөгыльләнү өчен кирәк булды
– Болайрак булды ул. Беренче китапны әзерләгәч, Чаллыдагы иптәшләр безнең Фәннүр Сафин, Мансур Сафин, Альберт Сафин, хәтта журналист Илдус Сафин бар, диләр. Сез Сафиннар күбәеп киттегез, бутый башлак – әллә үзеңә бер псевдоним аласыңмы диләр. Озак уйлап тормадым: туган авылым Мөслим районы Әмәкәй авылы. Аңа Әмәк дигән бабай нигез салган. Шуның истәлегенә Факил Әмәк булдым. Аннан гел җитәкче урыннарда, рәсми эшләрдә эшли башладым. Анда Факил Әмәк дип кенә булмый. Мин ул тәхәллүсне бик яратам. Факил Сафинны сораучылар да, минем янга кереп Әмәкне эзләп йөрүчеләр дә булды. Хәзер инде андый буталышлар юк.

– Әдәбиятта нинди образлар җитми дип уйлыйсыз? 
– Җитми дип әйтәсең икән, бу турыда әллә нәрсәләр язылган була. Мөхәммәт Мәһдиевның әйткән сүзе бар, бүгенге чор турында язылган әдәби әсәрне көтәргә дә кирәкми. Бүгенге көннән бер 20 ел үтәргә тиеш. Әсәрдә дәвергә дә, эш-гамәлләргә бәя бирелә. Чын күләмле әдәби әсәр катламлы була. Күләмле әсәр тудыра башласаң, аңа вакыт кирәк. Бик күп язылган әсәрләр, персонажлар бар. Әле өйрәнергә дә өйрәнергә. Әсәрләрне игътибар белән укырга. Миркасыйм Госманов язганча, без үткәннәр турында язабыз икән, ул мең җепләр белән бүгенгә килеп тоташа. Без йөз еллык чорны яза башлыйбыз икән, аны тарих дибез. 40-50, 60-70 елны үткәннәр дип әйтәбез. Аның һәркайсын язырга кирәк.

– Кайсы вакытта күбрәк язасыз?
– Шигырь язып башладым, аннан проза, балалар әдәбияты китте. Балалар шигърияте, прозасы. Публицистика да, фәнни, гыйльми хезмәтләр дә бар. Кайсына өлгереп җитәм, шуны язам. Өстәл артында утырып кына иҗат белән шөгыльләнеп утырылмады. Эш арасында язылды. Мин элек күбрәк төнлә яза идем, хәзер инде төнгә бик калдырасы килми. Ял көннәрендә, бәйрәм көннәрендә, отпуск вакытларында язам. Әле узган ел гына “Казан утлары”нда повесть чыкты. Аерым  язучылар, Чаллы төбәгендәге язучылар, галимнәр турында мәкаләләрем чыгып тора. Туктаусыз ниндидер бер процесс бара. Әле туктап торган юк. “Казан утлары”на сигез хикәядән торган “Иман шарт” дигән әсәр тапшырдым. 

– Хәзер нинди әсәр өстендә эшлисез?
 – Яшерен-батырын түгел, “Биек тауның башларында” дигән романым бар иде. Ул бик заманында популяр булды. Шуның икенче кисәген эшлим. Монда миңа чак кына вакыт кирәк. Бер өлеше язылды. Аны төгәллисем килә. “Саташып аткан таң” трилогиясенә дә вакыт кирәк булды. Алар бер-берсен тартып кына торалар. Шигырьгә кереп китсәң, шигырь артыннан шигырь туа. Балалар иҗаты буенча да шулай. Алар берсен-берсен алыштырып торалар.

– Төнлә эшләүнең кыенлашканы яшь барган саен сизелә...
– Күптән түгел төнге икегә кадәр язганымны сизмәдем дә, ләкин икенче көнне син инде эштә булырга тиеш. Кайчак юлга чыгып китәргә туры килә.  Казанга 9га килеп җитәргә чакыралар, без аның өчен иртәге яктан ук кузгалабыз. Элек үзем рульдә йөри идем. Хәзер шәһәр админстрация машина бирә, шуңа күп эшләргә өлгерәм дә мин. Әгәр дә бик ашыгыч әйбер булмаса, эшне төнгә калдырмаска тырышам. Төнлә иҗади атмосфера күбрәк кебек, уйланып утырырга да вакыт бар. Тик әлегә көндәлек эштән дә туктап булмый.
 
– Факил абый, сезне “Шәһри Казан” газетасы исеменнән юбилеегыз белән котлыйбыз. Сәламәтлек, иҗат уңышлары телибез!
– Бөтен татар матбугатының укучылары күп булсын иде. Укучыларыбыз татар матбугатыннан читләшмәсен. Бик булдыклы, бик тырыш, халыкның күңеленә барып җитәрлек язмалар иҗат итәрлек журналистларыбыз бар. Әдәбият-сәнгать, журналистика, гомумән, татар рухиятын тудыручы кешеләр белән халкыбыз бергә булсыннар иде. Шул чагында гына безнең эшләребез алга барыр. “Шәһри Казан” бик нык үсте. Ул аерым-аерым кушымталар уйлап тапты. Әгәр дә бетәбез-бетәбез дип утырсың, берни эшләмисең икән, алга барып булмый. Һәрнәрсәнең үз урыны. Интернет интернет урынында, башка төрле социаль челтәрләр шулай ук кирәк. Әкренләп-әкренләп киштәләр барлыкка килә. Шуннан укучы үзенә кирәкне табып укый.
 

Рәсимә ГАЛИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 02.01.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»