поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.01.2024 Фаҗига

Яңа ел төнендә Актанышта фаҗига - ике кеше янып үлгән

Яңа ел төне актанышлылар өчен фаҗига белән тәмамлана. 31 декабрь көнне кичкә сәгать тугызларда Зөбәер авылында янгын чыга: 47 яшьлек Флүн Асатов белән 39 яшьлек Гөлшат Гәрәеваның гомере өзелә.

Янгынның сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Фаҗигә корбаннарын үткән төндә моргка алып киткәннәр. Иртәгә, өлгерсәләр, җирләргә ниятлиләр.
Урындагы хәлләрне белешергә теләп, Зөбәер авылы башлыгы Рамил Нуретдинов белән элемтәгә кердек.
 
- Мин аларга 30 декабрь көнне сугылып чыккан идем. Болай да бу гаиләгә гел игътибарлы идек, яшереп булмый, салырга яраттылар. Җылыткычлар куймаганнармы, тәртипме дип караштыргаладым, сак булыгыз, хәмер белән шаярмагыз дип, ныклап кисәттем. Авылдагы күп балалы гаиләләргә дә, өлкән яшьтәге кешеләрнең йортларына, шул исәптән аларга да иң беренчеләрдән "оповещатель" - янгынга каршы кисәткеч куйдырган идем, шуны карарга онытканмын. Аның батареясы бер елга җитә җитүен, менә аңа күз салмаганмын. Ис чыгуга йоклаган кешене уятырлык итеп кычкыра ул, тавыш бирә. Эшләгәндерме кисәткеч аларның, юкмы -,белмим. Минем үземдә дә тора ул, - диде башлык. 
 
Рамил Нуретдинов әйтүенчә, 31 декабрь көнне көндезен хуҗалар аек булган. Ә кичке сәгать тугызларда Асатовның күршесе хәбәр сала.
 
- Яңа ел төненә алдан ук ныклап әзерләнгән идек. Тракторга тагып йөри торган су кисмәген тутырып, җылы гаражга кертеп калдырдык. Насослар да тәртиптә иде. Мин хәбәр алуга су сиптерү ягын кайгырттым. Гадәттән тыш хәлләр бригадасын чакырттым, үзебезнең трактор да тиз килеп басты, күрше авыллардан да халык дружинасы ярдәме, Актаныштан су сиптерү машиналары бик күп иде, ләкин йортны саклап кала алмадык, чөнки күршеләре күргәндә йортның инде эче дөрләп яна торган булган. Ишекләрен тартып карадык, эчтән бикле иде. Икесенең дә янган гәүдәләрен үз ятакларында таптылар. Мин үзем карамадым, әмма күргән кешеләр кайсысы ир, кайсысы хатын-кыз гәүдәсе икәнлеге аңлашыла, диде. Яшермим, гәүдәләре бик нык янган. Йортлары да тулысы белән көлгә әйләнде бит, - ди Рамил Нуретдинов.
 
Флүн Асатов - 2 нче төркем инвалид. Элек әти-әнисе белән яшәгән. Әнисе мәрхүм булгач, Гөлшат белән кушылганнар. Әтиләрен тәрбияләп җирләгәннәр. Элек күмәк хуҗалыкта сарык көтүе көткән, төрле эшләргә йөргән. Соңгы елларда Гөлшат ханым да, ул да беркайда да эшләмәгән.
Ә Гөлшат ханым тумышы белән Киров авылыныкы. Байсар авылында теркәлгән, дип аңлаттылар. Ун еллап тирәсе Зөбәер авылында яшәгән. Ире белән законлы язылышмаганнар. Аларны бер үк авыл зиратына янәшә каберләргә җирләрме, юкмы - туганнары хәл итәчәк, аларга хәбәр бирелгән, уйлашалар. 
 
- Кабер казырга авыл халкы бездә бердәм йөри. Көзеннән үк зиратта урын хәстәрләп, бер өлешенә салам җәеп калдырабыз - туң төшми. Кышын кабер казуы бермә-бер җиңел була, - ди Рамил Нуретдинов.
 
Янгынны тулысынча сүндереп, төнге сәгать унике туларга 3 минут калгач өенә кайтып кергән башлыкның да тынычланыр җае юк: алда 8 көнлек яллар. Сак булыйк. Уяулыкны да югалтмыйк.
 
Фото: https://t.me/airs16
 

Гөлнур ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 02.01.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»