поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.12.2023 Җәмгыять

Экстрасенс Алсу Газыймҗанова 2024 ел хакында: «Яңа эшләр башламагыз»

Ел саен экстрасенс Алсу Газыймҗанова «Шәһри Казан» укучылары өчен киләсе елга фаразлар ясый. Быел да традициягә тугры калып, 2024 Аждаһа елында безне нәрсә көтүе хакында сөйләштек.

Авырулар
Ел саен диярлек авырулар, вируслар хакында сораганда, Алсу алар үзгәрәчәк, мутацияләнәчәк, дип фаразлады. Короновирус хакында сөйләшүләр бетәчәк, ул гадәти грипп кебек халык арасында калачак, дигән фаразларын да җиткергән иде. 
 
- Авырулар хакында үзгәрешләр, мутацияләр булачак, дигән идем. Ул коронавирус кебек булмаячак, әлбәттә. Әмма, гадәти грипп кебек, массакүләм авырулар булачак. Без моны инде хәзер үк күзәтәбез. Тик күп үлемнәргә сәбәп булган авырулар булмаячак. Бер елны биргән интервьюда мин кешеләрнең прививкалардан баш тартуы онытылган авыруларның кабат арабызга кайтуына сәбәп булачак, дигән идем инде. Бума ютәл, кызамык кебек авырулар бетәргә тиеш кебек иде. Без инде җиңдек дип уйлаган авырулар баш калкытырга мөмкин, - ди Алсу. 
 
Гаилә
Куян йорт хайваны, гаилә кору өчен яхшы ел, диде узып баручы ел хакында әңгәмәдешебез. 2024 ел кәбисә елы һәм ул елны гаилә корырга, гадәттә, киңәш ителми. 
 
- Киләсе ел ниндидер эшләрне дәвам итү өчен яхшы. Мисалга, әгәр дә егет белән кыз очраша икән, гаилә кору өчен аларга уңай ел булачак. Әмма глобаль, яңа эшләргә, зур проектларга тотынырга кирәкми, - дип киңәш итте Алсу ханым. 
 
Акча
Һәр кешене дә Яңа ел алдыннан булган акчаны югалтмамынмы, акча үзгәрмәсме, дигән сорау борчый. 
- Елдан-ел тормыш авырлаша һәм фаразлар ясап, кешеләрне шатландыру да кыенлаша бара. Әле авырулар, әле ниндидер хәрби конфликтлар, тагын нәрсәләрдер килеп чыгып тора... Болардан, әлбәттә инде, кешеләрнең акчалары артмый һәм әлеге вакыйгалар гади кеше тормышында чагылыш таба. Бу шулай дәвам итәчәк тә. Хезмәт хакларын күтәрмәячәкләр. Ниндидер үзгәреш булып, бар да яхшы булачак дия алмыйм. 
 
Киресенчә, елдан-ел бар да начарлана. Эшләүче кешеләр кими, халык саны арта. Кешеләргә хезмәт хакы түләү мөмкинлекләре кими. Бу өлкәдә яхшыга үзгәрешләр күрмим.
 
Торак, күчемсез милеккә килсәк, мин һәрвакыт акчагызны торак алуга тотыгыз, дип киңәш итә идем. Тиз акча эшләү өчен пирамидаларга кергәнче, торактан да яхшысы юк, дип әйттем. Хәзер бернәрсә дә әйтә алмыйм. Гади кешегә кертемнәр ясарга мөмкинлекләр калмады да. Бәяләр  нык артты. Ул бәяләр нигезләнмәгән. Торак базары җимереләчәк, - дип фаразлый экстрасенс. 

Табигый бәла-казалар
Узган елгы фаразларында Алсу табигатьтә су күбәячәк, су басулар, су белән бәйле казалар күп күрәм, дип фаразлаган иде. 
- Киләсе елда да су күп булачак. Климат үзгәрә. Әлбәттә инде катаклизмалар да, җир тетрәүләр дә булачак, - диде Алсу. 
 
Медицина
"Медицина өлкәсендә уникаль операцияләр була дигән идем. Алга таба да зур ачышлар көтелә. Миңа нишләптер очлыклар үстерәчәкләр дигән мәгълүмат килә. Яңалыклар органнар, буыннар үстерү, органнар күчереп утырту белән бәйле булыр төсле", - дип фаразлады әңгәмәдәшебез 2023 елга. 
Киләсе елда органнарны үстерү буенча ачышлар булачак, ди ул. Шулай ук баш мие белән бәйле зур ачышлар булачак, дип тә өстәде. 
Алсу Газыймҗанова инде берничә ел яман шешкә каршы дәвалау чаралары инде күптән уйлап табылган, ул әле халыкка чыгарылмаган гына, ди. 
Хәтер яхшырту белән бәйле ачышлар да ясалуы бар. 
 
- Ничек кенә булмасын, без табигатьне алдый алмаячакбыз, нәрсә генә уйлап тапсак та. Әмма озак дәвалану таләп иткән, дәвалап булмый торган авыруларны тизрәк дәвалый башлаячаклар, - дигән фикердә ул. 

МХО
- Башкача була алмый, махсус хәрби операция тәмамланачак. Мин үзем дә моңа ышанам, - диде күпләрнең күңелен тырнаган сорауга җавап биреп Алсу Газыймҗанова. 

Сәясәт
Киләсе елда безне сайлаулар көтә. 
- Сәясәттә зур үзгәрешләр булачак. Кискен үзгәрешләр көтелә. Алар яхшы якка булыр дип өметләнәсе килә. Кем өчендер ул үзгәрешләр бөтенләй дә көтелмәгән булуы ихтимал. Вакыт күрсәтер ,- ди Алсу. - Гомумән алганда, ел чагыштырмача тыныч, кискен үзгәрешләрсез, булыр кебек. 
"Өченче Бөтендөнья сугышы булырмы” дигән сорауга мин ел саен юк, быел булмый, дип килдем. Әмма бар нәрсә дә Израильдән башланачак, дия идем. Андагы вакыйгаларны бераз туктатып торырлар, бәлки. Әмма ул туктамаячак. Конфликт үсәчәк кенә. Әлегә тыныч булачак. Тик ул безгә дә кагылмый калмый,- дип фаразларын җиткерде Алсу Газыймҗанова киләсе елга.
 

Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 29.12.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»