|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.12.2023 Шоу-бизнес
Җырчы Ләйсән Сөнәгәтова: Әле бүген дә төне буе йокламадымҖырчы Ләйсән Сөнәгәтова — Казан шәһәр филармониясе солисты. Ләйсән ире — танылган алып баручы Айрат Ильясов белән өч кыз үстерә. — “Яланаяклы кыз” сериалы сине яхшы танытты.
— Анда тискәре, кара эчле кыз — Алсу ролен башкардым. “Усал кыз”, — дигән сүз миңа бик озакка ябышып калды. Кайбер апалар: “Сине начар дип белә идек. Башта яратмадык”, — диләр.
— Ләйсән, син бит әле үзегезнең йортның рәисе дә. Бу эш ничек башланды?
— Үзебез яшәгән йортта ун ел элек мине йорт башлыгы итеп куйдылар. “Берни карамыйлар”, — дигән төрле зарланулар еш ишетелә башлагач, бу эшкә алынып карыйсым килде. Башта фатирдан фатирга йөреп, халыкның телефон номерларын җыеп, танышып, сөйләшеп чыктым. Әкренләп эшкә керештем. Әле бүген дә төне буе йокламадым. Суыклар башлангач, подвалда торба бәргән. Тизрәк хәл иттем. Башта кыен иде, эшли-эшли системага салдым.
— Алда — Яңа ел бәйрәме! Нинди планнар корасыз?
— Гаилә белән бергә, тәмле ашап, элекке фильмнарны карап үткәрсәк, миңа шул — иң яхшы бәйрәм. Шулай да бер хыялым бар...
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|