|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.12.2023 Матбугат
“Әй язмыш, язмыш...” тапшыруы ябыла“ТНВ” каналында барган “Әй язмыш, язмыш...” тапшыруы ябыла. Декабрьдә соңгылары эфирга чыгачак. Бу хакта алып баручы Замирә Рәҗәпова үзе хәбәр итте. — Телевидениедә тапшырулар ачыла, ябыла. Бу — гадәти күренеш һәм мин моңа ияләшкән. Җылы эчтәлектәге хатлар күп килә. “Алып калып булмыймы? — диючеләр бар. Андый уй башыма да кереп карамады. Нигә кирәк? Сорап, ялварып йөримме? Тормышым болай да тыгыз, Аллага шөкер. “ТНВ”да акча эшләмәдем. Тапшыру минем өчен җан азыгы иде. “Әй язмыш, язмыш...”ны күрсәтергә теләгән башка каналлар бар. Телим икән, аларда эшли алам.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|