|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.12.2023 Киңәш-табыш
Җеннәр якын кешең үлгәч киләме?Үткән гасырның 80 нче елларында Ирина Сергеевна ире белән Иваново өлкәсендә, район үзәгендә яшәгән. Үзе китапханәдә, ире киномеханик булып эшләгән. 1984 елның язында ире нык кына авырып киткән, ә тагын да ике атнадан соң йөрәге туктап үлеп киткән. Ирина өйдә ялгыз калган. Бик авыр була аңа, моңсуланып, боегып кала. Балалары башка өлкәдә яшәгәннәр, якын туганнары да янәшәдә булмаган, хатын ялгызлык ачысын җиңәргә тырышып, эшләвен, яшәвен дәвам иткән. Бер төнне, ирен җирләгәннән соң, әле 40 көн дә үтмәгән була, Ирина Сергеевна караватында йоклый алмый сагышланып яткан. Тәрәзә артында тулы ай балкыган, шуңа да бүлмәдә бик якты булган. Хатыннан метр ярым ераклыкта стенада розетка урнашкан. Ул ай яктысында бик яхшы күренеп торган. Тол хатын, кеше язмышлары турында уйланып, шул розеткага төбәлгән.
Көтмәгәндә, розетканың ике тишегеннән озын нәзек җепләр сузылып чыга башлаган. Башта алар стена буйлап төшкәннәр, аннары юнәлешләрен үзгәртеп, өскә сикергәннәр. Җепләр еланнар кебек розеткага түгәрәкләр белән урала башлаганнар. Тиздән җепләр йомгагы туп зурлыгына җиткән. Аның уртасыннан озын муенлы баш пәйда була башлаган...
Бу баш әкрен генә башта бер якка, аннары икенче якка караган, аннары караватта яткан хатынга текәлгән. Баш уртасында кечкенә кызыл күзләр янып торган. Алар Ирина Сергеевнага туп-туры карап торганнар. Ә бахыр тол хатын, бу хәлне күзәтеп, куркудан кулын да, аягын да хәрәкәтләндерә алмаган. Тамагын паралич суккан, ярдәм сорап кычкыру түгел, хәтта сүз дә әйтә алмаган.
Ә кызыл күзле баш Ирина Сергеевна яткан караватка әкренләп якынлаша башлаган. Һәм шул вакыт хатын нәнәсенең: “Җеннәр якын кешең үлгәч, килергә мөмкин”, - әйткәнен искә төшергән. Розеткадан чыккан җан иясенең чын җен икәнен аңлаган ул.
Җенгә каршы корал – христианнарда тәре һәм Аллаһ сүзе. Бахыр тол хатын, бөтен ихтыярын җыеп, үзен кулга алган. Шуннан соң каушавы һәм куркуы бераз артка чигенгән. Аннары ул уң кулын күтәреп, үзенә якынлашып килүче җан иясен тәре рәвешендә чукындырган. Бу хәрәкәттән соң кызыл күзләр тагын да ныграк кызарып, ут янып, зураеп киткәннәр. Хатын бар көчен җыеп, тыныч кына: "Аллаһ исеме белән үтенәм, югал, явыз көч!” дигән...
Бу сүзләрдән соң елан кыяфәтендәге җен бөтенләй калтырап киткән. Тиз үк тоныклана башлаган һәм югалган. Куркуга төшкән Ирина Сергеевна җиңел тын алып куйган. Ул торып, бүлмәдәге утны кабызган, куркып розетканы караган. Гади розетка, бернинди гаҗәпләнерлек нәрсәсе юк. Ләкин җен бүлмәгә үтеп керү өчен нәкъ шуны кулланган. Ә бит нәнәенең әйткән сүзләрен вакытында исенә төшермәсә, ул явыз көч аны харап итәргә дә мөмкин иде.
Икенче көнне Ирина Сергеевна төнге коточкыч хәл турында күршесенә сөйләгән. Күршесе: "Син миннән дә куркынычрак хәлгә тарыгансың. Ирем биш ел элек үлгәч, мин дә кухня түшәмендә сәер җан иясен күрдем. Ул ярканатка охшаган иде. Әкрен генә лампочка тирәли әйләнде, ләкин мин бернинди тавыш ишетмәдем. Күп тапкырлар түгәрәк ясап, очып йөргәннән соң, мич эченә кереп югалды. Шуңа күрә “җеннәр якын кеше үлгәннән соң килә” дип әйтү дөрес ул”.
Бу сөйләшүдән соң ике хатын чиркәүгә барып, әлеге хәлләр турында руханига сөйләгән. Ул аларны игътибар белән тыңлаган һәм хатыннарның чын җенне төрле кыяфәттә күрүләре турында аңлаткан. “Мондый хәл якын кешесен югалтканнан соң, ялгыз яшәүчеләр белән еш булучан. Ләкин сез рухи яктан нык булгансыз”, - дигән рухани.
Автор:Таҗиева Руфина
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|