|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.12.2023 Шоу-бизнес
Диана Сәфәрованың үлеменә гаепле ир судта шаккатырганБыел май аенда яшь блогер Диана Сәфәрованың автомобиль һәлакәтендә үлүе әлегәчә бик күп сораулар тудыра. Бу хакта “Башинформ” яза. Тикшерүчеләр фикеренчә, Диана шул фаҗигале төндә үзенең машинасында өенә кайтып барганда, Чишмә бистәсе тирәсендәрәк аны “Тoyota”га утырган Вадим Латыйпов уза. Узып барган бер мәлдә юл һәлакәте китереп чыгара. Диананың машинасы, “чыгымчылап”, юл кырыена “оча” һәм киртәгә килеп бәрелә. Яшь ханым шундук һәлак була. Латыйпов исә, җаваплылыктан куркып, фаҗига булган урыннан кача. Аны соңрак видеокүзәтү камералары ярдәмендә эзләп табалар. Танылган артист Әнвәр Нургалиевнең туганы – 24 яшьлек яшь ананың үлеме сәбәпләрен тикшерү әле һаман дәвма итә. Диананың 3 нәни баласы – кызы һәм 2 игезәк улы ятим калган. Латыйпов башта, сорау алганда, үз гаебен: рульгә салмыш баштан утыруын, узу кагыйдәләрен бозуын, авария булган урыннан качуын таныган. Әмма соңыннан суд утырышында, үз сүзләреннән баш тартып, авария вакытында айнык булганлыгын төкерек чәчеп раслый башлаган. Өстәвенә гаебенең бер өлешен Дианага сылтап калдырган. Имеш, ул, зур тизлектә баруы сәбәпле, узарга комачаулаган. Гаепләнелүченең бу сүзләре һәлак булган яшь ананың туганнарын һәм адвокат Елена Бутакованы шок халәтендә калдырган. Аларның фикеренчә, Латыйпов хөкем карарын йомшарту өчен җаваплылыкны корбанына өеп калдырырга маташа. Җинаять эшен Башкортстанның Чишмә районы суды карый.
--- |
Иң күп укылган
|